КЫШТЫРДАТУ ф. 1) Коры, юка әйберне кузгатып, кыштыркыштыр иткән тавыш чыгару. Кәгазьне тагын да шәфкатьсезрәк кыштырдатырга кереште. Ш.Камал. Ул [җил] куакларның шәрә ботагында сызгыра, коры яфракларны кыштырдатып үзәнгә куа, агач башларын атындыра иде. Г.Гобәй. Аның янында сипкел төшкән озынча битле, саргылт чәчле укытучы Гөлзәбәр каләмен тиз-тиз кыштырдатып беркетмә яза. Г.Бәширов 2) Ни булса да язу. Улым, ташла син бу кәгазь кыштырдатуыңны! А.Гыйләҗев 3) Язучылык, иҗат эше белән шөгыльләнү. Ялгызлыктан, подвал суыгыннан, күселәрдән һәм куркыныч ыржаеп торган киләчәктән гаҗиз бичара шагыйрь минем университет студенты икәнлегемне, әз-мәз кәгазь кыштырдатуымны да белгәч, чиксез куанды. А.Гыйләҗев 4) к. кытырдату Кыштырдата башлау Кыштырдатырга тотыну. --- аксыл-зәңгәр чаршау кырыеннан кече якка кереп китте дә, сөйләнә-сөйләнә, нидер кыштырдата башлады. Г.Бәширов Кыштырдата бирү Кыштырдатуын дәвам итү Кыштырдата төшү Бераз кыштырдату Кыштырдатып алу Кыска гына вакыт кыштырдату. Ягымлы җылымса җил битләрне, чәчләрне иркәли, көздән коелмый калган яфракларны кыштырдатып ала. З.Фәйзи Кыштырдатып йөрү Бертуктаусыз кыштырдату Кыштырдатып кую Көтмәгәндә, кинәт, азга гына кыштырдату. Наҗия вакыт-вакыт кулындагы кәгазь кисәген кыштырдатып куя. К.Тимбикова. Бары тик елгага буйсынмас, йокы белмәс шаян җил генә яр буе камышларын кыштырдатып куя. Р.Мирхәйдәров Кыштырдатып тору Бертуктаусыз, өзлексез кыштырдату. Печән кыштырдатып торган атлар да дөр итеп сискәнешеп, кайберләре сикереп үк киттеләр. Ш.Камал Кыштырдатып яту Әле, хәзерге вакытта әкрен генә кыштырдату. Мин бабайның чабатасын тезеп утырам, кырыкмыш яткан җиреннән печән кыштырдатып ята. М.Гали |