КЫШЛЫКСЫЗЛАНУ ф. сөйл. Суык көннәрне (кышны) авыр үткәрә торганга әйләнү, салкынга түзмәү. Әйдә, урам күрик. Өйдә ятып кышлыксызлануың бар. М.Хәсәнов

Кышлыксызлана бару Еллар үткән саен кышны авыр үткәрә торганга әйләнү

Кышлыксызланып калу Ниндидер авырудан яки башка сәбәпләрдән тиз туңучанга әйләнү

Кышлыксызланып китү Кинәт кышлыксызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә