КЫШЛЫК с. 1. Кыш аенда кулланыла, файдаланыла торган, кыш өчен билгеләнгән; кыш чыгарга җитәрлек. Хәтта тиеннәр дә, ата-бабаларыннан килгән шартлы рефлексны бозып, кышлык хәзинәләренә өлгереп җитмәгән чикләвек җыя хәзер. К.Кәримов. Әнә ул кортлар инде, уракчыларны сыйларга дип, ашыгып-ашыгып бал ташып йөриләр, алар хәзер инде үзләренә кышлык запас әзерләделәр. М.Гали. Монда үсә безгә ашлык, мондадыр кышлык азык. М.Гафури

2. и. мәгъ. сөйл. 1) Кыш сезоны, кыш вакыты. Алар җәен үз авылларына кайтып иген иккәннәр, кышын янә шахтыга килгәннәр. --- Ягъни кышлык эшчеләре. Ә.Галиев. Шул ук вакытта Әхмәт үзенең семьясы белән һәм дә Каюмның хатыны ике баласы белән кышлык өчен шәһәргә күчеп киткән иделәр. Ш.Камал

2) Кыш чыгарга җитәрлек азык. Җылы көн, кулда форсат бар вакыт кышлык әзерлиләр. М.Гафури

Кышлыгы юк Кыш көне туңучан, тиз өши торган кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә