КЫШЛА’У III с. 1) Туганнан соң бер кыш кышлаган (терлек тур.). Безнең кышлау тәкәне кертмибез. Әниләр күрмәгәндә, чыбык белән сыптырып, югары очка куып җибәрәбез. Г.Мөхәммәтшин. Республиканың иң атаклы ветеринария врачлары сәламәтлеген кат-кат тикшергәннән соң, аерып куелган кышлау печкән үгез белән сөттән бүтән ризыкны татып карамаган яшь бозауга да берәр врач, икешәр караучы беркетелде. А.Гыйләҗев. Аның ике сыеры, бер кышлау үгезе, сигез сарыгы, тагын әллә никадәр мал-туары бар. Ф.Яхин 2) Бал кортларын кыш чыгару өчен көйләнгән. Җитәрлек санда умарталар булдырган, склад, кышлау урын, умартачы йорты төзегән. Татар балы |