КЫШЛА’У I ф. Кышны үткәрү, уздыру, кыш чыгу. --- анда ел саен ике-өч пар үрдәк кыш кышлый иде. Н.Гыйматдинова. Кыш кышладык, җәй җәйләдек; Кәфенебезне муенга бәйләдек. Залимнәр белән сугышыр өчен, Без сезне Думага сайладык. Ш.Мөхәммәдев. --- солдатлар һәм түбән дәрәҗәле командирлар салкын, юеш окопларда, блиндажларда, землянкаларда һәм палаткаларда кышладылар. М.Гали. Салкыннар килгәч тә җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул чыпчык. А.Алиш |