КЫШКЫ с. 1) Кыш көнендә була торган, кышка караган, кышка бәйләнешле. Биек-биек коймалар, кышкы карда куян эзе сыман чигелгән чәнечкеле тимерчыбык киртә-аулары… А.Гыйләҗев. Тәрәзә башларында сыерчык ояларының кышкы хуҗалары – чыпчыклар чыркылдаша. Р.Хафизова. Урман инде кышкы кардан арынып беткән диярлек. Ф.Яруллин 2) Җимеше соң өлгерә һәм озак вакыт бозылмый саклана ала торган. Алмалары озак вакыт саклау өчен яраклы кышкы сортлар: антоновка, әнис, пепин, славянка. Җиләкҗимеш 3) Кыш өчен билгеләнгән, кыш көне кулланыла, файдаланыла торган. Кышкы бишмәтемне бер калай кружка солы ярмасына алыштырдым. А.Гыйләҗев |