КЫШ и. 1) Ел фасылларының берсе, көз белән яз арасы, елның иң салкын вакыты. Әмма хәзер бик артык ютәлләмичә бер кышны русча укып чыгарга кирәк. Г.Ибраһимов. Кышның яңа яуган ап-ак карларын күңел сафлыгың итеп күз алдына китерәм. Ф.Яруллин. Көз җитте, салкынайтты, кыш якынлаша, ә мин әрекмәнне тагын чыгып чаптым. Т.Миңнуллин 2) Кышкы салкын, суык. Минем хәтеремдә: тышта шыкырдап торган каһәрле кыш иде. Ш.Камал. Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар. Әйтем. Әче җилләр белән шаярган кыш юашлана төште. А.Гыйләҗев. [Боровинка] Кышка бик чыдамлы һәм авыруларга каршы түземле, ләкин алмалары еш кына кутырлыйлар. Җиләкҗимеш ◊ Кыш бавыры Кыш вакыты. Кыш бавыры бик озын. Әйтем. Кыш көне кар бирмәс Саран. Кышның корсагы зур (киң) Кышын салкыннар җиткәч, ягулыкка, азыктөлеккә, кирәкяракка ихтыяҗның зур булуына ишарә. Кышның корсагы зур... Утыз ике җитезне киштәдә тотып булмас. А.Гыйләҗев. Кышның корсагы уйлаганнан да зуррак икән. Ә алда – кара яз. Ә.Баян |