КЫЧЫТУ ф. 1) Тәнне кашыйсы килү халәтен тою, тән тынычсызлану. Кычытса аркагыз – без басарбыз, Муеныгыз кычытса – без асарбыз! Г.Камал. Яңагындагы җәрәхәт күңелен борчымый, бәлки әрнеп кычыта гына иде. Ш.Камал. Яраланган аягының бармаклары өзелеп-өзелеп, сулкылдап-сулкылдап кычыта иде. Җ.Дәрзаман 2) Тамак төбе кымырҗу, кымырҗыту. Бервакыт тамак төбем кычытып йөткерәсем килде. Ф.Кәрим 3) Карын ачу, ашыйсы килү. Умарта кортлары кебек өерелеп, бу баскычта кеше кайнап тора иде – ипи аз, тамак кычыта. Р.Харис 4) күч. сөйл. Нәрсә дә булса эшлисе яки кирәккирәкмәгән урында кешеләр сүзенә кушыласы килеп тору. – Телең кычытса, хатыныңнан мунча яктырып, кычыткан минек белән чабарга кирәк, – диде. Ш.Камал. Кычкырып сорарга тел кычыта да, килешеп бетмәс шул, килешеп бетмәс. Ф.Сафин. Берәр әйбер ватмаса я төзәтмәсә, күрәсең, аның кулы кычыта. Р.Мулланурова ◊ Кычытмаган җирне кашу Кирәкмәгән эш белән шөгыльләнү; урынсыз сүз сөйләү. Әй дорфа да инде син, Гыймран. Кычытмаган җиреңне кашыма, зинһар! Н.Гыйматдинова Кычыта башлау. Кычытырга тотыну. Рәшит түзмәде, Низамыйга карап: – Кая, нигә китермисез балыгызны? – диде. – Тамак кычыта башлады. Н.Фәттах. Әлеге дарудан соң хатынның бөтен тәне кычыта башлаган һәм ачык кызыл төстәге таплар белән капланган. Мәдәни җомга Кычытып алу Азаз, вакытвакыт кычыту тою. Тик йоклаган вакытта [аяксыз] аяк бармаклары сызлый, шайтан сөяге янында кычытып ала иде. М.Мәһдиев Кычытып йөрү Күптәннән, әллә кайчаннан кычыту. Аңарга яхшылык эшлисебез килеп кулларыбыз кычытып йөри. Ф.Яруллин Кычытып китү Кинәт кычыту. Дус, әллә нишләп аркам кычытып китте, борча кердеме дим, һич чыдап булмый бит. Т.Гыйззәт. Аптыраган Рудольф, ниһаять, хәйлә кулланып карарга булды: – Нишләптер, борын очым кычытып китте бит әле, Владимир Дмитриевич. Р.Вәли Кычытып кую Кинәт кенә бераз вакыт кычыту тою. Кайвакыт менә шушындый бәйләнчекләргә карата тел кычытып куйса да, түзәм, дәшмим. М.Әмир. Сарык ите казанда гөбергөбер кайный башлады, учак янына урнашкан кешеләргә тәмле ит исе килеп җитте, ашказанын җилкендереп, тамак кычытып куйды. М.Хәбибуллин Кычытып тору Бертуктаусыз кычыту. Минем куллар кычытып тора әле. Г.Әпсәләмов. Кадыйрның «үрәткәләргә, төзәткәләргә» бер дә кулы кычытып тормый иде... Ф.Яруллин |