КЫЧЫТТЫРУ ф. 1) Кычыту барлыкка китерү, тәнне кымырҗыту. Ана суалчан арт юл ачыклыгыннан тышка чыга һәм, кычыттырып, тирегә күкәйләрен сала. Биология

2) күч. Төрттереп, кимчелекләргә басым ясап сөйләү. Мәрфуга иренең шулай авырткан төшне кычыттырып сөйләшүенә күнегеп беткән инде. М.Шаһимәрдәнов

Кычыттыра башлау Кычыттырырга тотыну

Кычыттырып алу Бераз гына кычыттыру

Кычыттырып йөрү күч. Юкны бар итү, кирәкмәгән эш эшләү. [Заһидә апа] – Үлмәгән! Тегеләр ... кычыттырып йөри, – диде Рузия. – Кыстыбый белән рәхәтләнеп чәй эчте. Тегеләр икәнен белеп, юри дәшми, аларга ачмый ул. Р.Батулла

Кычыттырып кую Кинәт кенә кычыттыру

Кычыттырып тору Бертуктаусыз кычыттыру // Берәр сүзне әйтергә әзер булу. Кожевниковның телен кычыттырып торган сүз төптәрәк ята. М.Вәли­Барҗылы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә