КЫЧЫТКА’Н ЧЫПЧЫГЫ и. зоол. 1) Чыпчыклар отрядыннан, урманда яши һәм кычыткан орлыклары белән туклана торган соры көрән төстәге кечкенә сайрар кош. Сандугач, кычыткан чыпчыклары сайраган, тартай тавышлары ишетелеп торган таң манзараларының җанга кинәнеп туймаслык рәхәтлек бирүен әйтеп торасы да юк. З.Фәйзи

2) күч. сөйл. Теләсә нинди сүзгә, эшкә катнашырга яратучы, тиктормас кеше. Ах сине, кычыткан чыпчыгы! Г.Бәширов. Юкка гына кычыткан чыпчыгына шоколадымны ашаттым. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә