КЫЧЫТКАН и. Кычытканчалар семьялыгыннан, сабагында һәм яфракларында тәнне чага торган төкләре булган, яфраклары витаминга бай бер яки күпьеллык үләнчел үсемлек. Әле киртә буйларында ашка салырлык кычыткан өлгермәгән иде… М.Мәһдиев. Ярыша-ярыша, кузгалак, кычыткан, кыр какысы җыярга тотындылар. Р.Мулланурова. Ул да шунда гына иде: мунча баскычына утырган да каз, үрдәк бәпкәләренә дип, тәпке белән әрекмән яфраклары, кычыткан чабып тураклый. Ә.Гаффар

Кычыткан себеркесе белән чабу Җиңелчә җәза бирү. Кычыткан тел Бик усал телле, зәһәр кеше. Каһәр суккан кызлар кычыткан телле булалар бит. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә