КЫЧЫНУ ф. сөйл. 1) Тән кычыту. Синең үзеңне кыргычларга кирәк башта, бүтән кычынмаслык итеп... Р.Мулланурова

2) күч. гади с. Нәрсә дә булса эшләргә бик нык теләү, омтылу. Мин кычынмасам да, гөнаһ шомлыгына каршы, барган булдым инде. Ш.Камал

Кычына башлау Кычынырга тотыну

Кычына бирү Кычынуын дәвам итү

Кычынып алу Бераз, кыска вакытлы кычыну

Кычынып йөрү Гел, бертуктаусыз кычыну. Бу көннән соң озак вакыт авыртынып, кычынып йөрдем. Я.Шәфыйков. – Бездә мулла булу өчен кычынып йөрүчеләр бар, – диде ул һәм әлеге кама бүрекле, кәҗә сакаллы мөтәвәллигә карап алды. А.Шамов. Нәкъ әнә шул җинаятьчел документ – шаһитларны роман канвасына керткән өчен кемнәрнеңдер кычынып йөрүен дә сизеп алды ул. Ф.Сафин

Кычынып китү Кинәттән кычына башлау

Кычынып кую Көтмәгәндә, аз гына кычынып алу

Кычынып тору Бертуктаусыз кычыну // Әле хәзерге вакытта кемнедер якларга, араларга омтылу, яклап ни дә булса эшләргә, әйтергә омтылу. [Гыйсми:] Мулла налогын түләргә кычынып торасыз… Әйтерсең үзенең хәле җитми аның. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә