КЫЧКЫРЫШУ ф. 1) урт. юн. к. кычкыру (1, 3 мәгъ.). Тәкәрлекләр ачыргаланып кычкырышты. Ә.Гаффар. Әтиләргә «ура» кычкырышып, Мин ятканмын ул чак биләүдә. З.Мансур. Биеклектә почмак булып, кычкырышып – торналар, каңгылдашып, кыр казлары ашыга-ашыга очып үтә. Мәдәни җомга

2) Үзара кычкырып талашу, тиргәшү. Эшсезләр колакны тондырырлык итеп кычкырышалар, һәркайсы этәтөртә эчкә кермәкче була. И.Нуруллин. Эшне бергә эшлибез, урамга чыгып кычкырышмыйбыз. Татарстан яшьләре

Кычкырыша башлау Кычкырышырга тотыну. Без беркадәр вакыт берберебезгә бирешми азаплангач, арттан: – Аерып кушарга кирәк, аерып! – дип кычкырыша башладылар. М.Гали

Кычкырыша бирү Бернигә дә карамый кычкырышуны дәвам итү

Кычкырышып алу Кыска гына вакыт арасында бераз кычкырышу. Идрисов аңа яңа гына туган обстановканы аңлатырга кереште. Бераз кычкырышып алдылар. Х.Камалов. Алар [әрмәннәр] үзара тиз-тиз нидер сөйләшә башладылар. Ара-тирә кычкырышып алалар, кулларын бутыйлар. Талашалармы, ярашалармы, Алла белсен. Р.Зәйдула

Кычкырышып бетү Үзара талаш кубару, кычкырышу дәрәҗәсенә җитү. Андыйлар бер көнлек походка чыккач та иптәшләре белән талашып, кычкырышып бетәләр. А.Хәсәнов. Катяны тартып йөртер өчен кычкырышып бетәләр. Г.Афзал

Кычкырышып йөрү Гел, бертуктаусыз кычкырышу, төрлесе­төрле яктан кычкырышу. Әле кайчан гына сарык, кәҗә бәкәйләре өебездә кычкырышып йөриләр иде. Ф.Яруллин. --- кичке якта өере-өере белән каргалар кычкырышып йөрде. М.Мәһдиев // Һәрберсе белән дә кычкырышу

Кычкырышып китү Ниндидер сәбәп белән кинәт кычкырыша башлау. Икенчесе әйтте: «Мин Аллаһтан сорыймын, синең куйларыңны килеп бүре ашаса иде», – диде. Болар бик кычкырышып киттеләр. К.Насыйри

Кычкырышып тору Даими, һәрвакыт кычкырышу. Иренең сүзенә асла колак салмас иде. Һәрни хосуста ире белән кычкырышып торыр иде. К.Насыйри



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә