КЫЧКЫРЫШ и. 1) Кычкырып сөйләшкән тавышлар, кычкырган авазлар; шау­шу. Тугайны яңгыраткан кошлар концерты, шаян кычкырыш, шат кеше тавышлары күмде. М.Әмир. Бөтен цирк мәйданын ут чыккандагы кебек бер тоташ кычкырыш, йөгереш каплый. Г.Ибраһимов. Болар лабазга кергәндә, анда кычкырыш, шау-шу бара иде. Ш.Камал. Алгы якта кычкырыш, елаш: нәрсәдер әллә чатнаган, әллә җимерелгән. Татарстан яшьләре

2) Кычкырып тиргәшү, кара­каршы кычкырып әрләшү, талаш. Җыр, гауга, тавыш, кычкырыш белән бөтен мәдрәсә селкенгән минутта, идарәнең ишеге ачыла да көтмәгән кеше – Кадыйр бай үзе килеп чыга. Г.Ибраһимов. Банк сугучылар һәм, зуррак банкларны сугып, уенны ташлап китүчеләр арасында кычкырышлар да булып алды. М.Гали. [Себер бае:] Әллә сез шәһәрегездә талаш, кычкырыш, җәнҗал белән генә тамак туйдырасызмы? Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә