КЫЧКЫРЫНУ ф. 1) Үзалдына кычкыру, кычкыра­кычкыра сөйләү. – Әйе, әйе, мин аның авызын кысып тоттым, кычкырырга ирек бирмәдем! – дип кычкырынды һаман Лачугин. Ф.Галиев. Вак-төяк нәрсәләр өчен дә кызып китәләр, бер-берләренә кычкырыналар, шулай итеп йөрәктәге әрнүләрен басарга тырышалар иде. А.Шамов

2) Шаулау, каты аваз салу. --- кызыл йөзле капитаннары, тагы да кызара төшеп, быргылар аркылы әллә нәрсәләр кычкырыналар. Ф.Әмирхан. Шул рәвешчә кычкырынгач туктады, Мендәрендә гырлый-гырлый йоклады. Ш.Бабич

3) Кычкырып әрләү, каты тавыш белән тиргәү. Мин килә башладым исә, «Таларга киләсең!» – дип кычкырынырга тотына. Г.Камал. – Кем машина астына керә шулай? – дип кычкырынырга тотынды. Р.Мулланурова. Әхмәтнең әйткәнен онытып, урыныннан торып, бик ямьсез тавыш белән кычкырынырга тотынды. Ф.Әмирхан. Я, хәзер ничек итеп сүгенергә, бәйләнергә, кычкырынырга кирәк? А.Шамов

4) Өзек­өзек каты авазлар чыгару. Ишек ярыгыннан сузылып торган кояш нуры, тупыллардагы кара каргаларның тынгысыз кычкырынулары, Ильясның ниндидер мәгънә турындагы урынсыз, аңлаешсыз сүзләре аларның аңын курку хисеннән арындырды. Ә.Гаффар

Кычкырына башлау Кычкырынырга тотыну. Мич артына аеруча дикъкать белән карый да бераз каушаулы, ашыгыч, каты тавыш белән кычкырына башлый. Г.Ибраһимов

Кычкырына бирү Бернәрсәгә дә игътибар бирмичә кычкырынуын дәвам итү

Кычкырына төшү Бераз кычкырыну

Кычкырынып алу Беркадәр, бераз кычкырыну

Кычкырынып бетерү Кычкырынуны тәмамлау. Бары кычкырынып бетергәч кенә ул Ләләгә: – Бу бүлмәдә Миңлесылу кодагый чәчләрен өртмичә ятып тора! – ди. Ф.Әмирхан

Кычкырынып йөрү Әле, хәзерге вакытта, һәркемгә кычкырыну. – Нәрсә, юләр төсле кычкырынып йөрисең? – диде. Ш.Камал

Кычкырынып китү Нинди дә булса бер сәбәптән, вакыйгадан соң кычкыра башлау. Һичкемгә аңлашылмаган бер телдә кычкырынып китте. Г.Ибраһимов

Кычкырынып тору Бертуктаусыз кычкырыну. Ләкин анда инде кешеләр стена шикелле булып тыгызланган иделәр, кондуктор вагон площадкасыннан кычкырынып тора иде: – Урын юк, иптәшләр! Вагон шыгрым тулы! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә