КЫЧКЫРЫК и. иск. 1) Бүлепбүлеп әйтелгән яңгыравыклы тавыш, авазлар. Төрле тавыштан гаҗәеп бер матур гөрелте чыга: әллә кайларда чылтырап аккан елга тавышлары, --- бишек тирбәткән көйләр, әллә кайда ишетелгән көтүче кычкырыклары. Ш.Камал

2) Кошлардан чыккан өзек­өзек, кискен аваз. Карга, саескан, күке кычкырыклары

3) лингв. Сүз булып оешып җитмәгән авазлар; ымлыклар. Кешеләр көчле әсәрләнү, тойгылану, көчәнү кебек хәлләрдә авызларыннан ирексез һәртөрле авазлар чыгаралар. Менә шушы тойгылы кычкырыклар, ымлыклар бара-бара мәгънәле сүзгә әйләнеп киткәннәр, телдәге сүзләр шуннан таралган дип карала. Г.Алпаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә