КЫЧКЫРУ I ф. 1) Бик көчле аваз чыгару, каты итеп тавыш бирү (кешеләр тур.). «Ильяс, мине куып тот!» – дип кычкырасың. Ф.Яруллин. Без абый белән «һөст!», «төнчә!» дип кычкыракычкыра, ара-тирә сызгыргалап, чыбыркыларны шартлатып, көтүнең артыннан куып барабыз. М.Гали. Фамилияңне кычкыралар, атылып чыгып исемеңне, әтиең исемен, статьяңны, срогыңны әйтеп, коридорның икенче ягына барып кысыласың. А.Гыйләҗев

2) Кошларның, хайваннарның аваз салуы. --- сарыклар, борыннарын җиргә төртеп, үзләре бертуктаусыз бә-ә-әү дип кычкыра-кычкыра, кырткырт үлән йолкалар. М.Гали. --- ул [Җәүдәт] күке кычкырганны, урман күгәрченнәре гөрләгәнне ишеткәндәй була. Г.Бәширов. Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшыга килә. Мәдәни җомга

3) к. кычкырту (2 мәгъ.). Вокзал ягыннан батыр тавыш белән сузыпсузып паровоз кычкырган тавышлар ишетелә. Ш.Камал

4) Көчле тавыш белән барысына да, бөтен тирә­якка ишетелерлек итеп әйтү яки сөйләү. Салихов Бондаревага кычкырырга гына өлгерде: «Машина янына барып, безне көтеп торыгыз!» Ф.Галиев. Барыбыз да тезелеп беткәч, ул, тынын эчкә алып, күкрәген бераз күтәрә төшеп, башын артка ташлап кычкыра: – Слушай мою команду! М.Мәһдиев. Затлы кубанка, билле көрән тун кигән, алап иренле, дәү авызына ярты пот алтын сыйдырган берәү читлек рәшәткәсе аша тәмәкесенең хуш исен өреп: «Не горюй, папаша!» – дип кычкырды. А.Гыйләҗев

5) Көчле яңгыравыклы тавыш белән кемне дә булса чакыру. «Әни, әни! Әти!» Яр буендарак сайлыкта кызлары Лилия чупырдап ята, үзе көлә, әтиәнисенә кычкыра. Ф.Галиев

6) Кемне дә булса тавыш күтәреп әрләү, җикеренү. Кычкырырга беләсез, ә өскә-башка ясарга белмисез, менә алъяпкычларым тузып беткән, кычкырганчы, бер алъяпкыч алып бир. Г.Камал. Горур халык баласы бит: үзенә кычкыру, кул күтәрүне кичерми. Я.Зәнкиев. – Ух, корт чаккыры! – дип кычкыра Габделфәрт абый, ачуына чыдаша алмыйча. Мәдәни җомга. Ләкин кайвакыт Сталин үз-үзен кулда тота алмыйча кызып китә, тупас сүзләр кычкыра, берәр кешегә кул күтәрергә дә күп сорап тормый. Татарстан яшьләре

7) сөйл. Кем яки нәрсә турында булса да артык күп сөйләү, игътибарны җәлеп итү өчен чыгышлар ясау, артык күп шаулау. Бу вакытта ул билгесез көчләргә, кануннарга каршы, шәхси ирекне яклап кычкыра. Г.Нигъмәти. [Фазыл] --- да калышмаска тырыша бугай, әллә нинди оешмалар корып, --- съездларда кычкыра. Г.Ибраһимов

Кычкырып тору Күзгә бик нык бәрелү, ачык беленеп, аерылып, күренеп тору. игырьләргә биргән бәясеннән авторның поэзияне аңлап җиткермәве кычкырып тора. И.Нуруллин. [Аяз:] Мин фәлән кеше булам дип үзеңне дәртләндереп, җилкендереп торган берәр төпле ниятең булса икән. Кычкырып торган бер омтылышың! Г.Бәширов. «Менә син минем кулда, теләсәм изәм, сытам», – дигән уе кычкырып тора. Р.Мулланурова. «Мин – Канәгать абзый бакчасы!» – дип кычкырып тора. А.Хәлим

Кычкыра башлау Кычкырырга тотыну. --- җәй буе эшләгәненә нибары унөч сум акча алгач, Хәмит ачынып кычкыра башлый. Р.Батулла

Кычкыра бирү Бернигә дә карамый кычкыруны дәвам итү. Ләкин ничек кенә булмасын, Хәлил кереп өстен салырга да өлгермәде, бу кычкыра биреп әйтеп тә куйды. Ә.Еники // Бераз көчлерәк тавыш белән сөйләү. – Саумы, Акъәби? – диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп. Ә.Еники

Кычкыра тору Озак кычкыру; күп тапкырлар кычкыру. Шулай кычкыра торгач, Янтак ханның азатлары уккоралларын ташлап әсир төшә башлыйлар. М.Хәбибуллин

Кычкыра төшү Тагын да бераз кычкыру // Тавышын бераз көчәйтеп әйтү. – Кабаланмагыз, – диде ул, бераз кычкыра төшеп. – Ачыграк аңлатыгыз... Мин язып барам. М.Насыйбуллин

Кычкырып җибәрү Кинәт кычкыра башлау. Егет башта танымады, кулын биргәндә танып, кычкырып җибәрде. Г.Ибраһимов. Шуңа күрә Мотаһир биек агачлар яныннан, ургып аккан су буйлап сукмактан барганда, әледән-әле урман яңгыратып кычкырып җибәрә. Р.Кәрами. Латыйпов исә пистолетын тартып чыгарып алга ташланды: «Кем ул?» – дип кычкырып җибәрде. М.Галиев. --- газиз, кадерле, сөйкемле исне тагын бер кат күкрәге тулганчы, тыны җиткәнче иснәде дә, тун астында киерелеп, кычкырып җибәрде. А.Хәлим

Кычкырып йөрү Теләсә кайсы урында, теләсә нәрсә әйтеп кычкыру. Әтиләрне милиция алып киткәч, теге апа: «Күрсәттем күрмәгәннәрен, төрмәдә башлары череячәк», – дип, кычкырып йөргән. Т.Миңнуллин

Кычкырып калу Кычкырырга өлгерү. Тозлап-борычлап сүгенәсе, матур сынны авыр сүзләргә батырасы килсә дә, югалып калды. «Үкенерсең әле!» – дип кычкырып калудан узмады. Т.Галиуллин

Кычкырып карау Ишеттерергә омтылып кычкыру. Зиратка хәтле барып җиттем, койма буенда туктап кычкырып карыйм, Лёвка җавап бирми. Ф.Галиев. Курай-малай ары йөгерде, бире йөгерде. «Талсылу! Талсылу!» – дип кычкырып карады. Р.Хафизова

Кычкырып кую Көтмәгәндә, кинәт, кыска гына кычкыру; бер тапкыр кычкыру. Ханым егетнең бу бер генә сүзгә никадәр ачу-нәфрәт салып әйткәнлеген ачык сизде, әлбәттә, ләкин юри, гүя ныграк үртәргә теләгәндәй, балаларча кычкырып куйды. Ә.Еники. Кошлар сайрый, сирәк-сирәк кәккүк кычкырып куя. А.Әхмәт. --- чит-ят утарга кергән бәрәннәрнең ара-тирә кычкырып куюы гына ишетелеп кала. Г.Гыйльманов

Кычкырып тору Бертуктаусыз кычкыру; даими кычкыру. Һәр очрашкан саен, җаным: «Айгөлеңә хыянәт итәсең! Хыянәт... Хыянәт...» – дип кычкырып торды. Ф.Яруллин // Һәрберсен бер­бер артлы кычкыру. Корабтагы сөрән салучы баскычка баскан һәр кешенең исемен, титулын кычкырып торды. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә