КЫЧКЫРТУ ф. 1. 1) йөкл. юн. к. кычкыру (1–4 мәгъ.). [Десятник] Аннан соң әтәчне кычкыртып, сул канатындагы йоннарын берәм-берәм йолкып чыкты. М.Гали 2) Махсус җайланма ярдәмендә авазлар чыгарып сигнал бирү. Урман аша үтеп, бистә башына кергәндә генә, арттан машина кычкыртты. Н.Гыйматдинова. Моны сугыш узган җирләр дип әйткәннәр иде без килеп туктаганда. Паровоз кычкыртты. Тагын, тагын. М.Мәһдиев. Шулай ыгы-зыгы киләбез, ул арада күрше купеда баян тавышы ишетелде, сузып-сузып паровоз кычкыртты, моңланып елады. М.Мәһдиев 3) Нинди дә булса инструментта уйнап, авазлар барлыкка китерү, авазлар чыгару. Ә мин быргы кычкыртырга ярата идем. М.Мәһдиев 4) сөйл. кимс. Оста уйный белмәгән килеш гармунда уйнау, начар уйнау, гармун шыңгырдату 2. кычкыртып рәв. мәгъ. 1) Махсус сигнал биреп. Быргы кычкыртып, дружина сборын да җыярга өлгергәннәр. М.Мәһдиев 2) күч. Мәҗбүр итеп, көчләп. --- һәр көн татар авылларына «штурмовые бригады» дип аталган җәза төркемнәре чыгып китә, халыкның соңгысын кычкыртып талау башлана. Ф.Бәйрәмова. Шәйдулла бөтен вагон халкын ноль урынына да күрмичә, кычкыртып, минем кулларны боргычлап (сумкасын идәнгә куеп торып), кесәгә өч тиен акча салды. М.Мәһдиев Кычкырта башлау Кычкыртырга тотыну Кычкырта бирү Бернигә дә карамыйча, игътибар итмичә кычкыртуын дәвам итү Кычкырта килү Электән үк, даими кычкырту Кычкырта төшү Тагын да бераз кычкырту Кычкыртып алу Бераз, кыска гына кычкырту. Машина бер кычкыртып алды да салмак кына кузгалды. Р.Батулла Кычкыртып бетерү Кычкыртудан туктау. Менә пароходчык кычкыртып бетерде, әнә басманы да ала башладылар. Ф.Әмирхан Кычкыртып җибәрү Кинәт кычкырта башлау. Шулвакыт кыз каты иттереп быргы кычкыртып җибәрә дә, бөтен уеннар туктый, тавыш тына. Әкият. Завод торбаларының ачы итеп кычкыртып җибәрүенә икесе дә сискәнеп киттеләр. Ф.Бәйрәмова Кычкыртып йөрү Төрле урыннарда кычкырту. Яңгырга шәбәреп, гармун кычкыртып йөрүдән башка ни кыра аласың? А.Гыйләҗев Кычкыртып карау Тавышының матурлыгын сынау өчен кычкырту. Янында калган олырак малайларны кычкыртып карады. Г.Бәширов. Радик Мәрзия ападан тартынып кына гармунны алды һәм әкрен генә кычкыртып карады да кире Мансурга сузды. Р.Бакиров Кычкыртып кую Бер тапкыр кычкырту. Пароход озак тормады: төшерәсе кешеләрен төшереп, утыртасыларын утыртып бетерде дә, «киттее-ек!» дигәндәй, сузып кычкыртып куйды һәм тәгәрмәчләрен соргылт суга шапылдатып бәрә-бәрә китеп тә барды. Г.Мөхәммәтшин Кычкыртып тору Әле, хәзерге вакытта берөзлексез кычкырту. Без утырасы поездның берничә вагоны инде тагылган, паровоз бер якта пош-пош килеп кычкыртып тора. Г.Гомәр |