КЫХ иярт. 1. 1) Терлекне, кошкортны суйганда барлыкка килә торган тавышны белдерә

2) Җиңелчә ютәлләгәндә, көлгәндә һ.б.ш. вакытта барлыкка килгән тавышны белдерә. Карт, бугазыннан кых дигән аваз чыгарып, карашын түбән төшерде. А.Хәлим

2. хәб.мәгъ. 1) Сую, чалу мәгънәсен белдерә. – Әти бер әтәчне кыхх!.. – диде Гали, бармагы белән муенына сызып. Р.Төхфәтуллин

2) күч. Баш бетү, юкка чыгу, үлү. – Уңнан китсәм, үземнең баш – кых. Сулдан китсәм, син, Кораңгыш, аяк сузасың. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә