КЫТЫРШЫЛЫК и. 1) Төерчекле, кытырлы булу. Кытыршылык чыгынтылары янында өстәмә өермәләр хасил була, димәк, этемнең югалу һәм каршылык коэффициенты арта. Гидравлика һәм гидравлик машиналар

2) күч. Беркадәр каршылык, аңлашылмаучылык. Арада кытыршылыклар булгаласа да, матур гына яшәп ята идек. З.Фәйзи. Нәтиҗәдә үзара аңлашудагы кытыршылыклар бетәр. Мәдәни җомга

3) күч. Кимчелек, җитешсезлек. Сәхифәләрне һич үзгәртмичә, кайбер тел кытыршылыкларын ипләштереп кенә теркәп узам. А.Гыйләҗев. Урыны белән ритмик төгәлсезлекләр, рифмакафия кытыршылыклары, тиешсез кулланылган сүз-гыйбарәләр күзгә ташлана. Х.Миңнегулов. Шунысын да әйтергә кирәк: тамашаның алып барылуында кытыршылыклар да булгалады. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә