КЫТЫРШЫЛАНУ ф. 1) Кытыршыга әйләнү, кытыршы хәлгә килү. Салкын су белән юынсам, кулым кытыршылана. М.Сәлим

2) күч. Сыйфаты, эчтәлеге, мәгънәсе бозылу, кимчелек килү

Кытыршылана бару Торган саен ныграк кытыршылану

Кытыршылана төшү Бераз кытыршылану

Кытыршыланып бетү Тәмам кытыршылану. Хөсәен Җәгъфәрнең дә андый шигырьләре шактый, һәм һәркайсында ана образының бер ягы ачыла: --- кытыршыланып беткән куллары белән оныкларын иркәләүче әби, басу юлында карашын олы юлга төбәп басып торучы ана. Н.Габдуллина

Кытыршыланып калу Нәрсәнең дә булса тәэсиреннән соң кытыршылану. --- ватык тракторын бер сүтеп, бер җыеп изалана торгач, --- дегет сеңгән куллары рашпиль сыман бирчәеп, кытыршыланып калган. Ф.Баттал

Кытыршыланып китү Тиз арада кытыршылану. Аның күз алдында тавышы үзгәреп, ничектер кытыршыланып киткән иде. З.Фәйзи

Кытыршыланып тору Әле хәзерге вакытта төрчекләре, кытырлары булу. Ләкин аның [Гәрәй абзыйның] күңел төбе һаман эреп бетми, теле аңкавына ябышкандай кытыршыланып тора. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә