КЫТЫРШЫ с. 1. 1) Яргаланган, кытыршыланган; шома булмаган. Никитин эчкә батып кергән кытыршы яңакларын сыпырып куйды. М.Галиев. Ибрай аның кура җиләге кызылына буялган кытыршы учларына су агызып торды. Ә.Гаффар. Капшангалый торгач, Гайфулланың кытыршы куллары Зөһрәнең аякларына тиде. Ф.Яруллин. Әнисенең күзеннән туктаусыз яшь ага, үзе кытыршы куллары белән кызының чәченнән сыйпый иде. Р.Хафизова

2) Төерчекле, кытырлы, кытырлары булган. Гадәттә, болытлы көнне кар көртләре өстеннән җил шуышып уза, каршыга исә торганы булса, йөзгә кытыршы кар бөртекләре белән бәрә, уңайга искәне алга таба этә, адымнарны тизләтә... Х.Ширмән. Кыз чагында кичен яшьләр уеныннан кайткандагы кебек, койма өстеннән сузылган кытыршы яфраклары белән аның битен сыйпап калган шомырт агачлары тын гына аңа карап торалар. Г.Бәширов. Сыер, авыр гәүдәсен авыш-тәвеш китереп, тагын бер-ике адым алга таба атлады да үзенең кайнар, дымлы, чалгы янавыдай кытыршы ирене, теле белән Иргалинең сузылган кулына төртелде. М.Хәсәнов

3) күч. Нинди дә булса кимчелекләре булган. Шәяхмәт үзенең кытыршы теле белән русча, вата-сындыра, Фәхринең язмышын сөйләп китте. Г.Ибраһимов. Тел ягыннан кытыршы җырлар очрыйлар. М.Җәлил. М.А.Таҗетдинов тәрҗемәләре исә беренчедән оригиналдан бик ераклар, икенчедән, кытыршылар, өченчедән, шигъриятле түгелләр. Р.Харис

2. и. мәгъ. Төерчек, кытыр. Мәдинәнең уч эчендә бераз кытыршылар барлык сизелә һәм шушы кытыршылар аркылы Фәтхинең йөрәгенә ягымлы һәм матур мәгънәле җылылык агып торган төсле тоела. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә