КЫТЫ’Р­КЫТЫР иярт. 1) Нинди дә булса бер өслекне башка әйбер белән кырганда яисә берәр каты ашамлыкны кимергәндә яки чәйнәп ашаганда барлыкка килгән тавышны белдерә. Әни табак-савыт шылтырата, кашык белән кытыр-кытыр нәрсәдер кыра. Ф.Шәфигуллин. Койма буенда кытыркытыр үлән чүпләп, Зөләйха апа янына бер ат килеп туктады. Г.Мөхәммәтшин

2) Артык көчле кычкырмыйча, артык шаркылдамыйча көлгән тавышны белдерә. – Белмим анысын: ыштаны эченә счётчик куеп булмый бит, – дип, кытыр-кытыр көлеп җибәрде Миңнехан абый. Г.Сәгыйров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә