КЫТЫРДА’У ф. 1. Кытыркытыр килгән тавыш чыгару. Күзне генә йомасың, карават каршындагы комод тартмасында күсе кытырдый. Г.Тукай. Ул ничек итеп кизәнгәнен сизмәде дә, бары финкасының ниндидер бер тыгыз әйбергә кытырдап кереп батканын гына тойды. Х.Камалов 2. кытырдап рәв. мәгъ. Артык көчле кычкырмыйча, артык шаркылдамыйча. Сөйләшкән вакытта еш-еш уң күзен кыса, сүзе бетәр-бетмәс кытырдап көләргә тотына. Ш.Әхмәдиев Кытырдап алу Кыска гына вакыт аралыгында кытырдау Кытырдап кую Өзек кенә кытыркытыр иткән тавыш чыгару Кытырдап тору Берөзлексез кытырдау Кытырдый бирү Бернигә дә карамый кытырдавын дәвам итү |