КЫТЫРДАТУ ф. Берәр нәрсәне кырып, кимереп яки тырнап, кытыр­кытыр иткән тавыш чыгару. Тәрәзә артында буран сызгыра, өй нигезенә терәлеп үскән тигәнәкме, нәрсә, буран белән селкенеп стенаны кытырдата. М.Мәһдиев. Исеме уйларыма ябышты, токмач кунасын кытырдатып кимергән сычкан шикелле, гел бимазалап, тыкырдатып тора башлады. А.Гыйләҗев. Өстенә тоз сибеп киптерелгән ипи телемнәре балаларга башта кытырдатып кимерергә кызык һәм тәмле тоелса да, ашаулары озакка бармады. З.Фәйзи

Кытырдата башлау Кытырдатырга тотыну. Атлары үлән кытырдата башлагач, [Дәүран] чирәмгә ятып, баш астына кулларын куйды да күк йөзенә бакты. М.Хәбибуллин

Кытырдатып алу 1) Бераз гына кытырдату

2) күч. Аз гына берәр әйбер белән тамак ялгау

Кытырдатып тору 1) Бертуктаусыз кытырдату

2) күч. Һәрвакыт коры­сары ашау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә