КЫТЫМЫТЫ жый. и. сөйл. Вактөяк ашамлык, корысары. Хәзергә кыты-мыты белән карын ялгап алгандай ит тә, кичкә берәр төрле таба ашы әзерләрмен... М.Хәсәнов. Бар чагында – бал да май, юк чагында – кыты да мыты. Мәкаль 2) Зур мәҗлесләрдән яки гомумән ашаудан соң калган калдыкпостык ашамлык. Кунак җыйган көннәрдә безгә дә майлы бәлеш төпләре, кытымытылар күп эләгә. Казан утлары 3) диал. Тормышны авырлык белән очыночка ялгап алып бару турында; юклыбарлы хәл ◊ Кытымыты итү Вак сәүдә белән шөгыльләнү, алып сату белән шөгыльләнү. Синнән яшерен-батырын түгел инде, апа, мин кала белән авыл арасында кыты-мыты итәргә керештем. Т.Гыйззәт |