КЫТЫКЛА’У ф. 1) Җиңелчә генә тәнгә тиеп, орынып, тәнне үзенчәлекле тәэсирләндерү, кытыгын китерү. Ниндидер көч аларның дүртесен дә яңадан җиргә сугып екты да аяусыз төстә кытыкларга, акыртып көлдерергә тотынды. Ә.Гаффар. Мин синең муеныңны, ияк асларыңны кытыкладым. Ф.Яруллин. Каты, тупас бармаклар малайның муенын, колак артын кытыклады. Р.Мулланурова. Тополь яфрагы аның ялангач аркасын кытыклады. М.Мәһдиев 2) Кымырҗыту, кымырҗу барлыкка китерү. Борынны кытыклаган бу гаҗәеп хуш ис шулардан тарала икән. Ә.Еники. Баскычка утырып, чабаталарын кага-кага, аякларын киенеп ятучы Җиһанша җизнинең борынына кояш нурлары кереп кытыклады, ул борынын күтәрде дә төчкереп җибәрде. Һ.Такташ. Корбан яки Нәүрүз бәйрәмнәрендә гимназиябез янында тергезгән учакта пешкән итнең танауларны кытыклавы истән чыгарлыкмыни?.. Мәгърифәт 3) күч. Хис уяту, тәэсирләндерү, җилкендерү. Ул адымнар минем күңелемне кытыклыйлар. Ф.Әмирхан. Әнә шул яңа тормыш ниндидер зур эш башкарырга өндәп күңелне кытыклый, ашкындырып тора иде. Г.Бәширов. Аның тавышы салмак, йомшак, ул йөрәкнең иң яшерен тирәнлекләренә кадәр үтеп керә, күңелне кытыклый... Ә.Айдар. --- бу китапта язылган мәсьәлә Гыймадиның күңелен аеруча кытыклаган мәсьәлә булып чыкты. Ә.Фәйзи Кытыклап алу Бераз кытыклау. Газинур аяклары янына килеп иркәләнә башлаган Сарбайның колак артларын кытыклап алды да көлеп җавап бирде. Г.Әпсәләмов. Тәүдә танауны симез елкы шулпасының буы кытыклап алды, бераз торгач, бәлеш көегенең исе килеп сугылды. М.Кәрим. «Менә шуларның кулында милләтебезнең киләчәге» дигән уй күңелне кытыклап алды. И.Надиров Кытыклап җибәрү 1) Җиңелчә генә тәэсирләндерү, бераз кытыклау. --- җырлаган тавыш боларның күңелләрен тагын кытыклап җибәрде. М.Гафури 2) Кинәт кытыклый башлау. Ишектән килеп керүгә, инде казанда акрын гына гобыр-гөбер кайнаган итнең өйгә чыккан буы, мичтән чыккан бәлеш исе борынны кытыклап җибәрә. Ә.Еники Кытыклап йөрү Дәвамлы рәвештә, күптәннән бирле кытыклау. Әллә кайчаннан күңелне кытыклап йөри. Г.Ибраһимов Кытыклап кую Бераз гына кытыклау. Канәгатьнең шәрә балтырларын нәрсәдер, бая елгадагы вак балыклар сыман кытыклап куйды. А.Хәлим. Кызы Нәфисәнең күз кабаклары шешенеп, чыраена хаста төсе керүе аның да күңелен кытыклап куйды. Г.Бәширов Кытыклап тору Бертуктаусыз кытыклау. Кызыксынуы кытыклап торса да, кеше алдында әнисеннән ни дә булса сорашырга кыймады. Т.Әйди. Инде ул яшьләр аның битен чылатмый, ә вак җыерчыклар челтәрләгән күз төбен генә кытыклап тора. Ә.Гаффар. Битләрне кытыклап торган җиңелчә салкыннарда көзге кебек ялтырап торган боз өстендә уйнаулар бигрәк тә күңелле була торган иде. М.Гали Кытыклый башлау Кытыкларга тотыну. Кинәт ул аяк чәлтерләрен төрле яклап нәрсәнеңдер кымтый, кытыклый башлавын тойды. А.Хәлим Кытыклый тору Һәрвакыт, гел кытыклау. Минем йөрәгемне кытыклый торган сын Алядан башка кемдә булырга мөмкин! Ф.Әмирхан Кытыклый төшү Бераз кытыклау |