КЫТЫКЛАНУ ф. 1) Тәнгә җиңелчә кагылудан кытык хисе барлыкка килү. Мәче --- койрык очы белән генә байның борынын кытыклый икән. Байның борыны кытыкланып, бик каты итеп төчкереп җибәргән икән, алтын балдак атылып төшеп тә киткән. Әкият 2) Берәр төрле истән, күңелгә килгән уйдан кымырҗу барлыкка килү, кымырҗып тору. Бичара, ят ризыкны өнәмәде, иснәде дә, борыны кытыкланып, өч тапкыр төчкерде. Н.Гыйматдинова. Акрын, назлы гына: – Әтиең, әниең бармы? – дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланган шикелле булды. Ә.Еники 3) күч. Хисләр кузгалу, тәэсирләнү; җилкенү. Гарәфи абзыйның да күңеле кытыкланды булса кирәк, яткач тәмәке тарта торган гадәте булмаса да, торып, тәмәке төрә башлады. Г.Әпсәләмов. --- бу күренештән күзләр генә түгел, күңелләр дә, ничектер, кытыкланып, җилкенеп китә торган иде. Ә.Еники. Болай булгач, чикми булмый артка таба, Йөрәк яна, күңел һаман кытыклана. М.Гафури 4) күч. диал. Ымсыну; көнләшү, көнчелек килү. Кеше әйбере, үтереп кытыкланса да, Нурсөя тартмачыкка кагылмады. Н.Гыйматдинова Кытыклана башлау Кытыкланырга керешү. Айсылу аның әрсезлегенә кытыклана башлаган иде инде. Г.Бәширов Кытыкланып йөрү Күптәннән, әллә кайчаннан нәрсәдер эшләргә теләп җилкенү; нәрсәгәдер кызыгу Кытыкланып китү Кинәт кенә тәэсирләнү. Боларны хыялына китергәч, Хәят чынлап та кытыкланып китте, кызарынды һәм, үз-үзеннән оялып, мендәренә барып капланды. Ф.Әмирхан. «Әти, миңа автомат алып кайт», – дип, сабыйларча мөлаемлык белән язып торуы исенә төшкәч, күңеле тулып, тамак төпләре кытыкланып китте. И.Гази. Һидият нәрсәгә чакырылуларының сәбәбен Фәтхи белгәнлекне чамалагач, аның күңеле кытыкланып китте. Ш.Камал Кытыкланып кую Кинәт аз гына вакытка кытыклану. Аның тамагы кытыкланып-кытыкланып куйды. Г.Ибраһимов. «Чибәр» сүзен ишеткәч, күңеле барыбер кытыкланып куйды. Ә.Моталлапов Кытыкланып тору 1) Шушы мизгелдә кытыклану 2) Сабырсызланып тынычсызлану |