КЫТЫКЛАНДЫРУ ф. 1) Тәннең кытыгын китерү, кытыклау. Салихның куе мыегы Хәятның йөзен дә, борынын да, маңгаен да кытыкландырыр. Ф.Әмирхан. Минем дә шулай, яланаягымны кытыкландырып, үлән арасында йөгереп йөрисем --- килә. Г.Бәширов 2) күч. Күңелне тәэсирләндерү, җилкендергеч хисләр уяту. Диңгез ягыннан искән йомшак кына җил --- битләрне сыйпый, миләрне кытыкландырып, күңелләрне рәхәтләндерә иде. Ш.Камал. Яшел сахралар, караган саен, күзләрне ягымлы гына тибрәтәләр, күңелне нечкә генә кытыкландырган хәлдә, табигатьнең чиксез-кырыйсыз матурлыкларына тартып ашкындыралар. Ш.Камал Кытыкландырып алу Кинәт бераз гына кытыкландыру Кытыкландырып кую Уйламаганда, көтмәгәндә, кыска вакыт арасында кытыкландыру тою Кытыкландырып тору Бертуктаусыз кытыкландыру |