КЫТЛЫК и. 1. 1) Азыктөлеккә һәм икмәккә мохтаҗлык; ачлык. Язмыш мине тагын тоташ ачлык, кытлык белән күзгә-күз очраштырды. А.Гыйләҗев. Шундый кытлыкта нинди бәйрәм дә, нинди урыс аракысы. Ә.Гаффар. Ләкин кытлык совет заманында туганнарыңның, якыннарыңның үз авызларыннан өзеп, туймас төрмә тамагын тыгындырып йөрүләрен уйласаң... передача алуның шатлыгы җил күзендә утырган шәмдәй дөртләп сүнә. А.Гыйләҗев 2) Кемгә яки нәрсәгә дә булса чиктән тыш мохтаҗлык; җитешмәүчелек. Кышкы кичләрдә, хәтеремдә, керосинга кытлык бик зур иде... М.Мәһдиев. «Бездә укытучыларга кытлык, кал», – дигәч, әз генә дә ялындырмадым... Н.Гыйматдинова. Сезнең монда җитәкче кадрларга кытлык икән ләбаса! А.Хәлим. Рус теленең дистәләгән сүзлеген табып булса да, туган телебез сүзлекләренә зур кытлык. Р.Фәтхрахманов 2. с. мәгъ. Азыктөлек һәм икмәк җитешмәгән, бик аз күләмдә булган; уңыш булмаган. Мондый кытлык елны хәерче кызларын андый хакка кеше сатып аламы? Т.Гыйззәт |