КЫТКЫЛДА’У ф. 1. 1) к. кытаклау. Чуар тавык кыткылдый-кыткылдый күрше Шәвәлиләр янындагы койма астыннан чыгып килә. А.Шамов. Хәтта тавыклар кыткылдаган тавышлар да ишетелми. Н.Дәүли. Ул арада, күкәй салган тавык кебек кыткылдап, өйдән аналары килеп чыкты. Р.Хафизова. Мин үзем әбәткә бер тавык сыпырып куйдым – кыткылдамыйм, юкә балы белән каһвә эчеп куйдым. Мәдәни җомга

2) күч. сөйл. Сөйләргә ярамаган сүзне тиешсез вакытта, урында сөйләргә тырышу

3) күч. Кыска­кыска, өзек­өзек тавыш чыгарып көлү. [Кошчак] --- арты белән бозга егылганын исенә төшереп, тыела алмый кыткылдый иде. Р.Батулла

2. кыткылдап рәв. мәгъ. 1) Бик артык шаркылдамыйча. – Исемеңне дә белүче юк, фамилияңне дә белүче юк, һәммәсе үзеңне генә белә, – дип кыткылдап көләргә тотынды. М.Гали

2) Астыртын эш йөртеп, үзара сөйләшеп. Анасы таныш-белеш аша кыткылдап, арткы ишектән кертмәкче булса да, тәки институтка уза алмады. М.Насыйбуллин

Кыткылдап алу Бераз гына, кыска вакытка кыткылдау. Чебиләрен иярткән тавык, Кәримәне күрүгә, тынычсызланып кыткылдап алды. Р.Хафизова. Бодай сибүгә, тавык бер бөртекне генә авыз итеп карады да, аның чыннан да бодай икәненә ышангач, сөенеченнән кыткылдап алды. Р.Вәлиев

Кыткылдап җибәрү Кинәттән кыткылдый башлау

Кыткылдап йөрү Һәрвакыт кыткылдау. Кычкырыша торгач, чуар тавыкның Шәвәлиләр лапасында түгел, ә бакчада, Шәмгун картларның үз мунчалары тирәсендә һәр көнне кыткылдап йөргәне билгеле булды. А.Шамов // Әле, хәзер, сөйләү моментында кыткылдау. Язгы кояш карларны эреткәнгә, төрле яктан бәләкәй гөрләвекләр ага, ишегалдында тавыклар кыткылдап йөри. Д.Гыйсметдин

Кыткылдап кую Кинәт, кыска гына кыткылдау. Чеби чырылдап кычкырып җибәрде, ---. Әнкә тавык аңа ни булуын аңламыйча, борчылып кыткылдап куйды. Р.Хафизова

Кыткылдап тору Бертуктаусыз кыткылдау. Ашказаны «давай, давай!» дип кыткылдап тора. Г.Мөхәммәтшин. [Хәниф:] Я, Закир. Баядан бирле кыткылдап торуыңны сизәм. А.Гыйләҗев

Кыткылдый башлау Кыткылдарга тотыну. Хуҗа кешенең ишегалдына кайтып керүен сарай эчендәге тавыклар тиз сизеп алдылар, җанланып, үзара кыткылдаша башладылар. Н.Хәсәнов

Кыткылдый бирү Бернигә карамый кыткылдавын дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә