КЫТАКЛА’У ф. Кыска­кыска һәм өзек­өзек итеп тавык, әтәч кычкыру. Аларга кушылган сыман, ишегалдында тавык кытакларга тотынды... Ә.Гаффар. Фатих ага Хөсни әйтмешли, тавык кытаклаган саен алтын йомырка салмый! А.Гыйләҗев. Кайсыдыр күршесе ихатасында аяныч итеп тавык кытаклады. А.Хәлим. --- бөтен авылны шаулатып тавыклар кытаклый. Г.Бәширов

Кытаклап алу Кыска гына итеп бераз кытаклау. Чаттан тавышсыз гына шуышып ак машина килеп керүгә, --- урамдагы зур кызгылт әтәч куркынып кытаклап алды, тавыклар телендә «игътибар, тапталмагыз» дигән сыман команда бирде. М.Мәһдиев

Кытаклап җибәрү Кинәт кытакларга тотыну. Хәер, ара-тирә шоссе юлдан узучы машиналар тавышы ишетелә, күршедә генә тавык кытаклап җибәрә. Ә.Гаффар

Кытаклап йөрү Әле, хәзерге вакытта кытаклау. Бер тапкыр «Галиябану»ны уйнаганда, ул [Кәрим Тинчурин] сәхнәгә тавыклар, әтәчләр чыгара. Бәдри карт ишегалдында җим чүпләп, кытаклап йөрергә тиешле тавыклар тамаша залына очып төшә башлыйлар. Р.Батулла

Кытаклап кую Кыска гына бер тапкыр кытаклау. Колак салды: тышта Аюлы күл чишмәсе гөрелди, ябык ишек аша тавыклар кыртлавы, әтәчнең, адашып, кытаклап куйганы, әниләренең эчке якта һаман быдыр-быдыр сөйләшкәне ишетелә. А.Хәлим

Кытаклап тору Бертуктаусыз кытаклау. Ибраһимның бәхет белән мөлдерәмә тулы күңеле бу минутта яңа гына күкәй салган тавык шикелле кытаклап тора иде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә