КЫТА’ЙЧА рәв. 1) Кытай телендә. Тыныч булыгыз, сезнең дәфтәрегез белән нишләсеннәр соң, әгәр укучы кирәк булса, анда немецчә генә түгел, кытайча укучылар да бар. Г.Гобәй. Кичә иртән, аннары бераз соңрак кытайча белүче берничә кеше очраган да булган, ләкин алары аңа бары рәхмәт әйтеп, бик ашыгып китеп барганнар. А.Шамов

2) Кытайларга хас булганча. Кытайча Яңа ел курантлары дыңгырдатып сугарга ярты сәгать калгач --- «Бәхетле бул» дигән байгуралар кибетенә сугылып чыктым әле менәтерә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә