КЫТАЙ и. 1) Телләре кытайтибет телләре семьялыгына караган, төп диннәре конфуцианлык, даосизм, буддизм булган, Кытайның төп халкы атамасы (үзатамалары – хань) һәм шул халыкның аерым бер кешесе. Без аның да, башка кытайлар кебек, уң кулының баш бармагын күтәреп, «шонго!» дип исәнләшүен көткән идек. А.Шамов. Мин ут ташлаган җирдә японнарның барлык сугыш коралы, снарядлары, азыклары һавага очып, ун меңләп солдаты да һәлак булган дип, кытайлар килеп сөйләделәр. Ш.Мөхәммәдев. Кытай, җиргә башын бәрә-бәрә, миңа рәхмәтләр укый. А.Гыйләҗев 2) Кайбер ботаник һәм зоологик атамаларның беренче кисәге (компоненты). Кытай тарысы ◊ Кытай дивары к. Кытай стенасы. Кытай стенасы Нинди дә булса берәр күренешкә, эшкә зур комачау булып торган нәрсә |