КЫСЫР с. 1) Тумасы булмаган, үрчем бирмәгән, аталанмаган. Бая алар ат җигеп көтүгә киткән булганнар икән, менә шуннан бер кысыр сарыкны алып кайтып суйганнар. Ә.Еники. Сабантуйга чиккән тастымалын, бүләген, тәкәсен түгел, кысыр тавыгын да бирми, малай. А.Хәлим. Юк шул инде, әниемнең дә, минем дә күз яшьләрем төшкәндер үзенә: кысыр хатын булып гомер кичерә килде. Х.Ширмән 2) Җимеш, уңыш бирми торган. Кайбер бакчачылар кысыр чәчәкләрне чүпләп, өзеп ташлап хур була, ди Рифкат әфәнде. Мәгърифәт. Сынган һәм кысыр ботакларны кисеп алырга, ә яфракларына көл эремәсе бөркергә киңәш ителә. Безнең гәҗит 3) Сукаланмыйча, эшкәртелмичә ташланып торган; эшкәртелеп, иген чәчелмәгән. Бөтен бер басулар кысыр калып, әрем-алабута, төрле чүп үләне басты. Ф.Хөсни. Училищега килеп җитәргә дүрт чакрымнар кала, сул якта зур кысыр басу ---. М.Мәһдиев. Кысыр басуларда кинәнә-кинәнә чүп үләне үсте. Н.Гыйматдинова 4) Пулясы булмаган, дары белән генә корылган. Архангельский --- күк гөрелтеләр, яшеннәр чәчә иде. Ләкин эшкә җитдирәк караучы халыклар күптәннән инде ул гөрелтеләргә «кысыр патроннар гөрелтесе» дип карыйлар иде. Ш.Камал 5) Итсез пешерелгән, ите булмаган. Умачны итле, сөтле һәм, шулай ук, кысыр ашларга да салалар. Татар халык ашлары 6) Буш. – Аянычка каршы, минем дә кесә кысыр чак, – диде ул, уңайсызланып. З.Фәйзи 7) Яңгырсыз, явымтөшем китерми торган болыт. Кысыр болытлардан шифалы яңгыр көтеп йөргән ач күңелемә бәйрәм килде: барам! А.Гыйләҗев ◊ Кысыр кайгы (хәсрәт) Бер дә юкка кайгыру, бушка борчылу. Машинасы бәрелеп ватылган, имеш, бу әле кысыр кайгы гына, иң мөһиме: үзе исән калган. Заман – Татарстан. Кысыр көек к. кысыр кайгы. Йөрмә кысыр көек булып. А.Хәлим |