КЫСЫНКЫЛЫК и. 1) Кысанлык, тарлык, кысынкы булу. Гимназия үзенең бик кысынкылыгы белән бу соңгы ике елда бик туйдырган иде. Ф.Әмирхан. Кечкенә хикәя кысынкылыкны, кыскалыкны тели. Г.Нигъмәти

2) Изелү, эксплуатацияләнү, ирек һ.б.ш.лар чикләнгән булу. Студентлар арасында оппозицион хәрәкәт башлану һәм самодержавиенең нигезе какшау милли кысынкылыкларга каршы булган бу хәрәкәткә зур этәреш бирделәр. М.Җәлил. Шулай булгач, татар алпавыты, татар буржуасының дини-милли кысынкылыклар «күрүе» турында күздән яшь агызуның ни мәгънәсе бар? Ш.Камал

3) Артык катгый куелган таләп, тәртип; шәхескә үсү иреге бирмәү. Һичбер төрле көчләү, кысынкылык, мәшәкать һәм борчу тидермәсеннәр. Сәхиб Гәрәй хан ярлыгы. Зыя иске мәдрәсәне яратмый, аның кысынкылыгыннан тарлана, ташлап чыга. Г.Нигъмәти

4) Җитмәүчелек, мохтаҗлык; тормыш авырлыгы. Тукай 1907 нче елның башында бөтенләй эшсезлек һәм гадәттән тыш материаль кысынкылык эчендә кала. Г.Халит

5) Төркем эчендә тыгызлык, урын булмау. Пристаньдагы халык касса тирәсенә җыела башлады, бер дәкыйка эчендә өченче класс билетларының касса тәрәзәсе төбендә биниһая дәрәҗәдә бер кысынкылык тәшкил итте. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә