КЫСЫНКЫЛАНУ ф. сөйл. Шартлар авырлашу, кыенлану Кысынкылана бару Вакыт үткән саен кысынкылану Кысынкылана башлау Кысынкыланырга тотыну Кысынкылана төшү Тагын да кысынкылану Кысынкыланып алу Бер аралыкта, күпмедер вакыт эчендә кысынкылану Кысынкыланып калу Кинәт кысынкылану. Керде исә, никтер бик моңсу, бик күңелсез булыр шикелле булып, дөнья кинәт тараеп, кысынкыланып калыр шикелле булып тоелды. Н.Фәттах Кысынкыланып китү Билгеле бер моменттан башлап, кинәт кысынкылану Кысынкыланып тору Әле, хәзерге вакытта кысынкылану |