КЫСЫНКЫ с. 1. 1) Беркадәр кысан, тар, кечкенәрәк. Безнең өй кысынкы, тәрәзәләре дә кояшка карамый. Ә.Фәйзи. Әллә сезне тар, кысынкы төрмәләр үтердеме? Һ.Такташ

2) Бераз кыса торган (аяк киеме һ.б.). Кысынкы ботинкалардан юка, саргылт оек эчендәге кечкенә генә нәфис аяклар килеп чыктылар. Ф.Әмирхан

3) Күз кисеме кысылыбрак торган, бераз таррак булган. [Асрау карчыкның] Күзләре кечкенә, кысынкы. Г.Коләхмәтов

4) Яшәү, тормыш шартларында авырлыклардан, киеренкелектән гыйбарәт; ирекне, шәхесне кыскан. Гомер буенча искечә, кара, кысынкы тормышка каршы протест белән, көрәш белән барды. Г.Ибраһимов

5) Катгый, кырыс, ташламалары булмаган (таләпләр, кагыйдәләр һ.б.). Ул үз гаиләсенә Ташаяк шикелле җирләргә барырга рөхсәт биргәндә дә уңайсызланып кына һәм бик кысынкы шартлар белән генә рөхсәт бирә иде. Ф.Әмирхан. Хәзрәтнең кысынкы кагыйдәләре эчендә яшәгән шәкертләр --- башларына килгән һәрбер эшләрне кыла башладылар. Г.Ибраһимов

6) Нәрсә дә булса җитешмәгән, аз булган. Тик [Зәбировның] вакыты гына бик кысынкы. Г.Әпсәләмов. Алар ярдәменнән башка Карлен Татлян Мәскәүне һич кенә дә өйрәнеп-аңлап бетерә алмас, димәк, үзенә йөкләнгән бурычны да тиз генә үтәп чыкмас иде, ә вакыт һәрвакыттагыча кысынкы булды. Казан утлары

7) мат. Туры почмактан кечерәк булган. Барлык почмаклары кысынкы булган өчпочмак кысынкы почмаклы өчпочмак дип атала. Геометрия

2. рәв. мәгъ. Экономияләп, аз­азлап, кысмыр. Дөрес, кысынкы яшәделәр, ярлы да булсын, ди, тормышлары, әмма аны шулкадәр хурлап, хәерче дип мыскыл итәргә ---. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә