КЫСЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. кысу

2) Тараю, аралыгы, киңлеге кимү. Безнең белән бергә килүче Агыйдел дә безгә табан кысылып тарая һәм агымын тизләтә, әйтерсең алар ике яклап безне кысарга сүз берләшкәннәр. М.Әмир. Тавыш резонаторлары ачык, тавыш кысылмыйча, табигый ачыла, сулышы иркен, тигез җырлый. Мәдәни җомга. Дымлы учыгызны биткә һәм муеныгызга куеп торыгыз – сез кан тамырлары кысылудан котылырсыз. Мәгърифәт

3) физ. Күләме, зурлыгы кимү; басылу, тыгызлану. Җирнең өс кабыгы, эчендәге матдәгә караганда тыгызрак булганга күрә, акрынрак кысыла. Ф.Әмирхан. Гүяки ниндидер тупас көч галәмнең саф һавасын дустанә суырып алып, бер пешкәк эченә куып кертте дә, һава шартлар чиккә җитеп кысылды. А.Хәлим

4) Күзләр беркадәр йомыла төшү. Яңагы шешеп, бер күзе бөтенләй кысылган. Ш.Камал. Ханымның күзләре кысылды, усал карашы, энәләр шикелле, егеткә кадалды. Ә.Еники. Кеше урамга чыгарга өлгерми, күзләре кысыла, кар бөртекләренә карап ирексездән елмая. Р.Хафизова. Күзләре кысылып идәнгә караган [Галинур] учы белән бертуктаусыз маңгаен сыпыра. М.Хуҗин

5) Бик нык тоташу (иреннәр, тешләр тур.). Иреннәре бер-берсенә ныграк кысылган. Ш.Камал. Тешләр кысылган, күз яшьләре көзге яңгыр булып аккан. А.Гыйләҗев. Хурлануыннан йодрыклары йомарланып, тешләре кысыла аның. И.Гази

6) Бармаклар йодрыкка төйнәлү, уч йомылу. Тимеринең борын төбендә кодасының чытырдап кысылган кечкенә көрән йодрыгы ялтырап тора. Г.Бәширов

7) Берәр нәрсә арасына кереп эләгеп калу; ике яктан кысу. Барсам, башка берәү дә юк, бу берүзе чокыр эчендә:«Ай Ходаем, алтыннар арасына аягым кысылды», – дип кычкырып елап тора. Ш.Камал. Ул аны чөйде, һәм туп түбә калае тишегенә кысылды да калды. А.Шамов. Төлке кетәклеккә керим дигәндә генә, капкын «шап» итә. Төлкенең аягы кысыла, ул чыелдый. А.Алиш

8) Төрле яктан уратып алыну, камап алыну, ике предмет арасында калу. Теләнче Тамакта имтихан биреп йөргән вакытлар, август башында, пароход койрыгына төялгән мичкәләр арасына кысылып, Казанга барулар... А.Гыйләҗев. Яр өстендә аунап яткан ватык, ятим гитараның исән кыллары арасына кысылып, гарип җил уйнады. А.Гыйләҗев

9) Тыгыз урынга үтеп керү; тыгызлану. Үзе шикелле соңга калып, артта басып торучылар арасына килеп кысыла да зал эченә саф-саф тезелеп утырган кешеләр өстенә карый. И.Гази. Алар белән бергә ишек төбенә килеп, кабыргаларны сындырырлык кысылдык. А.Шамов. Табынга сый юнәтү артыннан чаба-чаба, яңа алып кигән сандалиемның табаны кубып чыкты, чиратларда кысылып йөри-йөри, кешелеккә кия торган кәчтүннең җиңнәре умырылды. Идел

10) Тавыш, яктылык, ут һ.б.ш.ларның көче, интенсивлыгы кимү. Ул арада өй эчендә кысылып кына янып тора торган кечкенә асылмалы лампадагы ут та күтәрелде. М.Гали. Аның кысылып чыккан һәм шул ук вакытта ягымлы тавышы Хәдичә түтинең йөрәгенә барып тиде. Г.Бәширов

11) Сулыш алу авырлашу, сулыш тыгызлану. Таңга калу һәм соклануның чиге юк, укыганда тыннар кысыла. С.Шәмси. Әле генә таудан йөгереп менгән булырга кирәк, малайның сулышы кысылды, һәм ул беравык сүзен әйтә алмый еш-еш сулап торды. Ә.Фәйзи. Монда янган тимер, кызган кирпеч һәм көек исеннән тыннар кысыла. Г.Бәширов

12) Көчле хисләрдән, авыр күтәрүдән яки башка физиологик халәттән йөрәктә, күкрәктә авырту сизү, авыраю. Тузган йөрәк авырттырып кысылды. Р.Мулланурова. [Асафның] Тамагы кысылды, тын алуы кыенлашты. М.Мәһдиев. Безнең йөрәкләребез кысылды, тыннарыбыз бетте. М.Мәһдиев

13) Кем беләндер сөйләшкән вакытта, икенче берәү сүзгә кушылу. Ул Якубтан нидер сорамакчы иде, ахры, арага Шәрифҗан кысылып бүлдерде. И.Гази. Бөтенләй көтелмәгән урынга шул «яңабаштан» килеп кысылгач, тыңлаучылар кычкырып көлеп җибәрә. Ә.Хәсәнов. Кулына бер бөтен бәрәңге тотып өлгергән Халикъ яңадан сүзгә кысылды. Г.Әпсәләмов

14) Нәрсә беләндер шөгыльләнгәндә, икенче бер эш килеп чыгып комачаулау. Арага башка нәрсә килә дә кысыла, килә дә кысыла. Г.Ибраһимов. Яңа бер мәсьәлә килеп кысылды

15) күч. Кемнәрнеңдер эшләренә, үзара мөнәсәбәтләренә катнашу, тыкшыну. --- ир белән хатын арасына килеп кысылмасаң, эшең беттемени? Г.Бәширов. Син, Гаян, ул яңалыкларның нәрсә икәнен дә белмисең бит әле, кысыласың тагын. А.Әхмәт. Я ике йөрәк арасына өченче берәү чөй булып кысылырга тырыша. Ф.Яруллин. – Карале моны бер генә, ир башы белән хатын-кыз арасына кысыла, – диде калын гәүдәлесе. Татарстан яшьләре

16) күч. сөйл. Берәр нәрсә бик аз калу, бик нык кимү, азаю; берәр әйберне табуы авырлашу. Шулай итеп, акча ягыннан кысылды да китте кеше. Ш.Камал. [Директор:] Без кисә торган утынның күбесе хәрби паровозларны йөртергә китә. Үзегез беләсез, ташкүмер ягы кысылды. Г.Гобәй

17) Нәрсә белән дә булса чикләнү, тоткарлану. Шулай итеп, аның эчендәге музыка дөньясы, музыкадан ләззәт алу өчен яратылган тойгылары күп елларгача шәкерт вә мәдрәсә галәменең куәтле рамкалары эченә кысылып, әллә кайда төптә, рухының әллә нинди эчке катлауларында бикләнеп ятырга мәҗбүр булалар. Г.Ибраһимов

18) Чикләнү, тыелу, мәхрүм ителү. Шулай итеп, бала акчасыннан мәхрүм ителеп, яшь әнинең һәм аның баласының конституцион хокуклары кысылган. Татарстан яшьләре

Кысыла бару Торган саен ныграк кысылу. Үзе көчсез, һаман кысыла бара. Ш.Камал. Гадәттә, айның 3 нче чирегеннән 4 нче чирегенә кадәр организм кысыла бара. Мәдәни җомга

Кысыла башлау Кысылырга тотыну. --- Шәмсетдиннең тамагы исә һаман төзәлми дә төзәлми, ул бары көзгә таба йомырка-сөт кысыла башлагач кына сихәтләнә башлый торган иде. Г.Бәширов

Кысыла бирү Торган саен үзеннәнүзе кысылу, кысылуын дәвам итү

Кысыла төшү Беркадәр кысылу. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларга йотылып баруын күрсәтәләр. Ә.Еники

Кысылып бетү Тәмам, бик нык кысылу

Кысылып җитү Ахыргача, тиешле дәрәҗәдә кысылу

Кысылып йөрү Һәрвакыт кысылу; бөтенесенә дә кысылу

Кысылып калу Кысылган хәлгә килү. Башы белән алгы аякларын теге якка чыгарса да, арт саны кысылып калды. Ф.Кәрим. --- арбалар арасында кысылып калган өр-яңа кухня күзгә ташланды. Ш.Усманов. Мәктәп ишегалдына кысылып калган мунча мүген тәмәке итеп тартып йөрүче шамакайлар да мине ияртеп китә алмый. А.Гыйләҗев

Кысылып килү Кинәт кысылу. Шатохин пружина кебек кысылып килде. Ф.Галиев

Кысылып китү Көтмәгәндә, кинәт кенә кысылу. Хәдичә түти кунак солдатның Гафифәне яңадан телгә алуыннан куркып, --- тагы йөрәге кысылып китә иде. Г.Бәширов. Бик күпләрнең йөрәкләре бердән кысылып китте. К.Нәҗми

Кысылып кую Кинәт кенә, аз вакытка кысылу. Габдулланың йөрәге рәхәт кенә кысылып куйды. Ә.Фәйзи

Кысылып тору Һәрвакыт, бертуктаусыз кысылу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә