КЫСЫЛА’КЫСЫЛА рәв. Бик тар урыннан яки бик күп җыелган кешеләрне аралап, ерып. Халык тагы кысыла-кысыла кызыл өйнең кыйбла як миче тирәсенә җыелды. Г.Ибраһимов. Әхтәм кысыла-кысыла өстәл янына үтте, бертын эндәшми торды да әкрен генә сөйли башлады. Ф.Галиев. Ул киртә арасыннан кысыла-кысыла кереп, әтисе янына килде. Г.Бәширов. Һәм шул сынык рәшәткә арасыннан кысыла-кысыла каток эченә кереп киткәнен дә сизми калды. А.Шамов |