КЫСЫК с. 1) Кысан, кысрык, тар. Димәк, син кысык казармада да шаярып хат язарлык кәеф таба аласың. Г.Ибраһимов. Бөтен җыелышны да шул шәкерт уты эчендә яндырдылар, ул үзенең рәхәт күрмәве белән башлый, җиде яшьтән алып тар, кысык, сасы татар мәдрәсәләрендә ми черетүен сөйли. Г.Ибраһимов

2) Кысылган, киметелгән, чикле. Вәли бай йортындагы кысык ут шәүләсеннән башка, авылда бер яктылык та күренми. Һ.Такташ

3) Күз кисеме тар, кысынкы булган. Болай да кысык күзен тагын да кыса төшеп, Раил башын янтайтыбрак миңа төбәлде. Ә.Хәсәнов. Шулчак мәктәп капкасында кап-кара чәчле, кысык кара күзле, чандыр гәүдәле кыз күренде. Р.Хафизова. – Хатының белән әйбәт, сөешеп торасыңмы? Аны иркәли, сөя, назлый беләсеңме? – ди ул, кысык күзләрен тагын да кыса төшеп. Мәдәни җомга

4) Тавышны баса төшеп, сүзне теш арасыннан гына чыгарып әйтү. Пышылдауга якын бер кысык, азаплы бер тавыш белән: – Инде булмый, – диде. Г.Бәширов

5) күч. Чикләнгән, тар карашлы, рухи яктан ярлы. Кысык, тар гаилә тормышы эчендә --- үткәрелгән шәкертлек гомере мәдрәсә яшьләренең йөзенә каторга келәймәсе суга. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә