КЫСУЧЫ и. 1) Изүче, эксплуататор, халыкны изеп хакимлек итүче. [Рус, татар алпавытлары һәм промышленниклары] Бергәләшеп һәм рус, һәм татар крестьянын, эшчеләрне кысмыйлармы, кысучыларның һәр икәвесен хөкүмәт яклап килмәдеме, хәзер дә якламыймы? Ш.Камал 2) Җәберләүче, кимсетә торган кеше. Бу юлда шаула, матбугат! Хатыннарны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат. Г.Тукай |