КЫСУ I ф. 1) Берәр нәрсәгә көч белән басу, басым ясау. Әйтерсең күкнең барлык кара болытлары тау-тау булып иңнәремә ишелеп төштеләр дә мине җиргә кыстылар. Ф.Яруллин. Ул арада Саранцев кабат көндәшен кулыннан эләктерде, кискен генә чүгеп, аны гәүдәсе аша әйләндереп ыргытты һәм, кымшана алмаслык итеп, келәмгә кысты. Ф.Галиев. Әмма еш кына буйвол да аның үзен мөгезенә күтәреп ала һәм җиргә китереп кыса. Кызыклар дөньясында 2) Кемне яки нәрсәне дә булса кулның учы, бармаклар белән каты итеп тоту. --- барысы да рәхмәтләрен әйттеләр, кулын кыстылар. Ә.Еники. Аның салкынчарак кулчыкларын үземнең эссе учларым эчендә кадерләп, иркәләп, кысып, үземә таба тарттым. Ф.Әмирхан. Ручка сабын кысып тотудан тагын да алсулана төшкән бармаклары зәңгәр дәфтәр тышында шушы гадәттән тыш вакыйганы сурәтли башлады. А.Хәлим 3) Кул(лар) белән уратып алып тоту, кочакка алу, кочаклау. Күзгә күренмәгән ниндидер бер көчнең икебезне берьюлы йомшак, рәхәт кочагына кыса барганын, ул кысылыш безнең йөрәк тибешләрен якынайтканын сизеп утырабыз. Ф.Яруллин. Сине күрмичә, кочагыма бер кысмыйча кайтып китәр бу дип уйлама. Ф.Яруллин. [Сафура:] Чүчү, кызым, кысып үтерәсең. Т.Гыйззәт 4) Сәламләшү, саубуллашу, тәбрикләү йөзеннән ике кеше үзара берберсенең кулларын билгеле бер рәвеш белән тотышу. Гатиятуллинга орденның таныклыгын һәм буш кабын тапшырып кулын кысканда, аларның карашлары очрашты. А.Хәлим. Алар мине үз эшләренең дәвамчысы дип кабул иттеләрме, һәркем җылы бер сүз әйтергә, кулымны кысарга тырышты. А.Гыйләҗев 5) Берәр кешене яки нәрсәне дә булса үзеңә якын китереп, түшкә, күкрәккә сыендыру. Ә кисеп бетергәч, бер сүз дә әйтмичә, Хәлимне арык күкрәгенә кысып, сөеп торды. Г.Гобәй. Мин, кимерү генә түгел, бу шикәрне кабып йотардай булып, күкрәгемә кыстым. Ф.Яруллин. Саҗидә бик аз гына карап торды да төенчекне күкрәгенә кысты. А.Әхмәт. Шуңа күрә ул әнисе кулына алып йөрткәнне, күкрәгенә кысканны, гәүдәсен сыйпаганны бик ярата. Сөембикә 6) Кемне яки нәрсәне дә булса тарлыкка китереп кысрыклау, камап алу. Ул арада атлар, өркеп китеп, аны ике арба арасына китереп кыстылар. А.Шамов. Барын, сарык көтүе кебек, чиләкләре, читекләре белән тар бер почмакка китереп кысалар да тенти башлыйлар. Г.Ибраһимов 7) Ачуланганда, нәфрәтләнгәндә иреннәрне, тешләрне көч белән бик каты итеп берберенә тидерү, йому. Наҗия, хатын алдында елап җибәрмәс өчен, тешләрен кысты, тырнаклары батып керерлек итеп, йодрыкларын йомарлады. Р.Хафизова. Үз гомерендә өч-дүрт сугышны башыннан уздырган, үз баласын гына түгел, балаларының балаларына кадәр сугышка озаткан, каныңны өшетерлек дәһшәтле хәбәрләрне дә тешен кысып тыңларга өйрәнгән ак чәчле әбиләр, кырыс чырайлы солдат хатыннары күзләрен сөртәсөртә кул чабалар. Г.Бәширов. Рәмзия ханым иреннәрен кысарга мәҗбүр булды. Ә.Еники 8) Берәр механизмны хәрәкәткә китерү, эшләтә башлау өчен, аның тиешле төймәсенә, пультына басу, басым ясау. Лётчик шулай диюгә, ромблы кеше гашеткаларны кысты. Г.Гобәй. Хәлим --- гармоненың мехларын кысты. – Я, тагы уйна әле, кәбәм. Уйна, йөрәк маем, уйна. Г.Гобәй 9) Нинди дә булса кием бәләкәй, кысан яки тар булу сәбәпле, тәннең тиеп торган җирен авырттыру. Итек бик матур тегелгән, әмма аякны кыса, алай да Алсу, сер бирмичә, таман гына, дигән булды. Аның һич кенә дә итекне кире кайтарып бирәсе килми иде. Татарстан яшьләре. Нихәл, егетләр, җилән кысмыймы? Г.Камал // Тар урынга, ике әйбер арасына кертеп, басып авырттыру. Беләм, бармак буыннарыңны ишек ярыгына кыссалар, тырнак асларына инә кадасалар, --- сынмас җирдән сынарсың. А.Гыйләҗев 10) Бик нык тарттыру, буу, тарттырып бәйләү. Ул билендәге каешын ныклабрак кысты, кызыл тәреле сумкасын рәтләде һәм Салават аерып куйган патроннарны җитез генә кулына алды. А.Шамов. Шул ук вакытта баскычта башына куе зәңгәр фуражка, өстенә шундый ук төстәге гимнастёрка кигән, билен киң каеш белән кысып буган, беләгенә юл плащы салган Гали абзый үзе дә күренде. Г.Әпсәләмов. Җаныңны тимер кыршау белән кыс, аркан белән уратып бәйлә – әнә шул көч, кыя-тауларны ишеп, дәрьяларны ташытып, яраткан кешең белән тоташтыра. Н.Гыйматдинова 11) Ишекне һ.б.ш. ачылаябыла торган әйберләрне аз гына ара калдырып ябу. Сәрви сикереп торды һәм, барып, ишекне кысып кына ачып куйды. Ә.Фәйзи 12) Нәрсәләрне дә булса араларында бушлык, ярык калмаслык итеп тыгызлау. [Ярулла:] Менә бит, төбен кыскач, кыршавын суккач, шап-шактый кисмәк булды. Ф.Бурнаш 13) Нәрсәнең дә булса күләмен, микъдарын, көчен азайту, киметү. Ишеткәнем бар синең әкиятеңне, диде дә, утны кысып, урынына ятты. Ш.Камал. --- алыр урының такыр булгач, расходыңны кысарга кирәк. Урал. Кыйммәтле аракы, сыра, шәраблар элеккечә киштәләрдә ялтырап утырачак, ә халык акчасын кысып тота башлаячак. Татарстан яшьләре 14) Сулыш алуны махсус әкренәйтү; суламый тору. Бөтенесе дә, сулуларын кысып, тыңлап утырдылар. И.Гази. Шәрифҗан, аның янына тезләнеп, киңәшләр бирде: бер дә ашыкма, крючокка басканда сулуыңны кыс, тирәюнеңдә кешеләр барлыгын бөтенләй оныт, берүзем дип уйла. И.Гази 15) Йөрәктә, күкрәктә нинди дә булса бер авырлык, авырту барлыкка килү. Йөрәк менә тире астында гына --- тибә кебек: бер авырттырып кыса, бер җибәрә, бер кыса, бер җибәрә. Ә.Еники. Гүя бүлмәдә урнашкан авыр тынлык аны бугазыннан кыса иде. Ф.Галиев. Тын кысуын онытырга тырышып, ул Өязенең башта гади генә чишмә булуы --- турында уйларга тырышты. А.Хәлим. Аякларым камыр булды, күкрәгем кыса, чүлдәге кебек авызым кипте. Ф.Галиев 16) Башак чыгара башлау (игеннәр тур.). --- туң тәрәзәләрдә ут алынды, басуларда башаклар баш кысты, кайдадыр агымсулардан чайпылдап саллар акты... А.Хәлим 17) Штанганы, герне баш өстенә күтәргәнче, кискен хәрәкәт белән күкрәккә кую 18) физ. Газ яки сыеклыкларның басым ярдәмендә күләмен кечерәйтү. Компрессорлар ярдәмендә газны меңнәрчә атмосфера басымга кадәр кысарга була. Физика 19) күч. Бик нык чикләү, мөмкинлек бирмәү, берәр яктан бик авыр хәлгә кую. Үз-үзенә ясап куйган бу рамкасы бәгъзы вакытларда аны бик каты кыса, бик күп уңайсызлыкларга сәбәп була, ләкин ул шулай да бирешми, нинди авырлык белән булса да җиңеп чыга иде. Ф.Әмирхан. Тарихта канлы эз калдырган большевиклар властьны кулга алуга, ил киңлегендә хөрлекне кысалар, сүз иреген буалар, халыкның рухын сындырып, коллык дөньясы ясыйлар. А.Гыйләҗев. 1953 елда Балтикада кече офицерлар курсын бетергәндә, фамилия мине китереп кысты. М.Мәһдиев 20) күч. Саранлану, кысмырлану. Сәхип – акчаны бик артык кысып тота торган кешеләрдән, чөнки аңа үз гомере буена, ярты кадак арыш икмәге алыр өчен бер тиен бакыр таба алмыйча ач утырырга, билендәге каешын кибетчегә салып, кәмәрсез йөрергә бикбик күп туры килгәләде. Г.Ибраһимов. Ашауны бик кысарга ярамый. Г.Ибраһимов. Саулык дигәндә акчаны учыңда кысып тоту ярый торган эш түгел. Мәгърифәт 21) күч. Эшләргә яки сөйләргә, нәрсәне дә булса бирергә мәҗбүр итү, нәрсәне дә булса бик каты таләп итү. Син алай дисең дә бит, хәзрәт безне кыса. Т.Гыйззәт 22) күч. Бик каты изү; җәберләү, рәнҗетү. Халыкны чиксез каты кыссалар да, күңелләре төшенке түгел әле. Ф.Бурнаш. Алар ханга үзләренә бирелгән өлеш өчен бер микъдар акча бирәләр дә халыктан үзләре теләгәнчә салым җыялар, халыкны бик каты кысалар. Г.Гобәйдуллин. Ул – ана кеше, ул гына малаен аңлый, кызгана, ә син – деспот, син бары кысу, тыюны гына беләсең. Ә.Еники. Мин ничек чыдыйм андый итеп кысуга? М.Мәһдиев. Ишеткәнсездер, теге елларны бик кыстылар, кыерсыттылар. Т.Гыйззәт ◊ Кыса башлау Таләпләрне көчәйтү. Ярый әле, әтиләре бик кыса башлагач, Сылу Бариевна янына килә белде. Р.Хафизова. Китереп кыса башлагач, аның хәлле дигәне дә, нәкъ кәлтә еланы кебек, төрле кыяфәткә керә, унҗидегә бөтерелә... М.Хәсәнов. Кысып калу Яшереп, үзләштереп калу. Кысып карау Нинди дә булса эшкә тартырга тырышу, нәрсәдер эшләтергә омтылу. Шәрәф Мөдәррискә кара яктырырга теләп, ул мине атна буе кысып карады, сүз ала алмады. А.Гыйләҗев. Кысып чыгару Әкрен генә, теләртеләмәс, яки ачу белән нинди дә булса сүз әйтү яки җырлау. Аннан тагын өйгә кайтып тәрәзә янына утырды да, куллары белән иягенә таянып, урамны күзәтте: яңакларын тыны белән кабартып, иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды. Ә.Фәйзи. Ниһаять, теләр-теләмәс кенә сүзләрен кысып чыгарды. М.Галиев Кыса бару Акрынлапакрынлап, торган саен ныграк кысу. Үземне чорнап алган бу мәгънәсез кыршаудан – мине һәрьяклап кыса барган боҗрадан чыгу юлларын таба алмам кебек. З.Зәйнуллин. Бу татлы упкын аны мәрхәмәтсез рәвештә һаман суыра бара, кочагына кыса бара, аның саен Гайнанның сулышы тарая бара. Г.Бәширов Кыса башлау Кысарга тотыну. Уйлана торгач, Иванның чигәсе кыса башлады. М.Әмирханов Кыса бирү Бернәрсәгә дә карамый кысуны дәвам итү, һаман да кысу Кыса төшү Тагы да кысу. Ул үзе сөйләште, үзе болай ды кысып куелган сукыр лампаны кыса төшеп, маскировканың бер читен күтәреп, тәрәзәнең күкле-яшелле пыяласы аша ишегалдына карап утырды. Г.Гобәй. – Ватылды, дисең инде алайса? – диде ул, күзен хәйләкәр кыса төшеп. Ф.Яруллин. Күрегеңне кыса төш, кыса төш. Н.Исәнбәт. Ирек, күзләрен кыса төшеп, күтәрелеп күккә карады. Р.Мулланурова Кысып алу Әйберне нәрсә белән булса да һәр яктан әйләндереп, уратып кысу; кыскан хәлендә тоту. Кинәт әйләнсәм, ни күрим: ике кондуктор, күз карашы белән ашарга торгандай ачулы йөзле бер контролёр безне ике яктан кысып алганнар. Г.Ибраһимов // Көтмәгәндә, кинәт кысу. Шамил кызны кадерләп күкрәгенә кысып алды һәм капкага атлады. Я.Зәнкиев. Яңгураз аска убылганда гына --- кыз кинәт аның күкрәгенә капланды һәм аның биленнән чытырдатып кысып алды. Т.Әйди Кысып бетерү Тәмам, ахыргача кысу Кысып калу Кысарга өлгерү Кысып карау Кысарга омтылу Кысып килү Шактый вакыттан бирле кысу. Садыйк карт дача янына килеп җиткәч, юл буенча аның йөрәген кысып килгән яман хисләр бераз тарала төшкән кебек булды. Ш.Камал Кысып кую Озак вакытка кысу, кыскан хәлдә калдыру. Хатын, шыпырт кына килеп, ишекне аз гына кысып куйды. К.Миңлебаев. Бераз сүзсез торганнан соң, ул, урыныннан торып, лампа янына барды, аны югарырак алып элде һәм сүнәр-сүнмәслек итеп кысып куйды. А.Шамов. Табак-савыт юганда да телефон трубкасын колагына кысып куйган булыр. Сөембикә // Тиз генә кысу. Наҗия җавап бирмәде, күңеленнән рәхмәт әйтеп, аның беләген кысып куйды. Р.Хафизова. Бер очтан җәт кенә дустына күз кысып куйды. Р.Мөхәммәдиев Кысып тору Даими рәвештә кысу. Мәхәббәтеннән исәрләнеп, Гөлүсә белән саташып хараплар гына булмаса ярар иде дип, җаннарымны уч төбендә кысып торам. М.Хәсәнов. Агарып күренгән сөлгене кулына алды, битләренә тигезеп, күкрәгенә кысып торды. Р.Мулланурова Кысып утыру Әле, хәзер кысып тоткан булу. Шушы сүзләрен әйткәндә дә, ул буылып-буылып ютәлләде, ютәле тыелгач, ике кулы белән күкрәген кысып утырды. А.Гыйләҗев Кысып чыгару Нинди дә булса сыешлыкны кысып, эчендәге сыеклыгын агызып бетерү Кысып чыгу Барысын да, рәттән кысу |