КЫСТЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. кысу (1 мәгъ). [Агай:] Менә [стенаның] шул җирләре җәй көне тәмам кибеп ачылган иде. Узган атна гына әле бик һәйбәт кыстырып төзәттердек. Ш.Камал

2) Тәннең кайсы да булса өлешен нәрсәдер арасында калдырып авырттыру, имгәтү. Әбүзәр карт --- бакча башына үзе куйган бүре капканына аягын кыстырып, чүт өздермәде. Татар иле

3) Берәр нәрсә арасына урнаштыру, этәреп кертү, тар, кысан җиргә тыгып кую. Доктор, әле хәзергә шикләнерлек бер күренеш тә тапмагач, авыруның култык астына термометр кыстырды. Г.Минский. Мин коймалар арасына төрле кыр чәчәкләрен кыстырып яки пар алма элеп китәм. Ф.Яруллин. [Наилә] Тар, кара вак вельвет чалбарын биек, коңгырт итальян итекләренә кыстырган. Т.Галиуллин

4) Беркетү, эләктереп кую. Алар түшләрендәге киң-киң текә кесә капламычларына кыстырылган алтын каурый каләмнәрен чыгарып, ниндидер куркынычлы, явыз кәгазьләргә әллә нинди дәһшәтле сүзләр язалар, саныйлар, теркиләр. А.Гыйләҗев. Бабасы әйтә, кышкы кичләрдә, бөтен өй эче кул эше белән утырганда, миңа шәмдәлгә кыстырган чыраларның күмерен сулы ләгәнгә өзеп төшерергә кушалар иде, ди. Ә.Еники

5) Киемнең чабуларын, күлмәкнең итәкләрен һ.б.ны бөкләп, билбау, каеш астына кертеп тоттырып кую. Ул ак яулыгын колак артына бәйләгән, җиңнәрен сызганган, күлмәк итәген кыстырган килеш, кар базыннан иртәнге сөтне алып чыга иде. Г.Әпсәләмов. Бүреген кырын киеп, озын шарфын муеныннан уратып, очларын билбавына китереп кыстырган Сәлим керде. М.Гафури. Күлмәк итәкләрен кыстырган, ябык гәүдәле, әрлән кебек җитез яшь кенә хатын иде ул үзе. Ә.Фәйзи

6) Ачылып китә торган буш ишек, капка кебек әйберләр арасына берәр нәрсә куеп, тыгызлык барлыкка китерү. Өйнең стеналары алга таба --- киткәнлектән, ишекне бер дә әйбер кыстырмый ябар хәл юк, хәзер ачылып китәдер иде. М.Гали. Яшь хатын имчәк баласын бишеккә ипләп кенә яткыза да, келәт ишеген сызык кына калдырып, ябылып бетмәслек иттереп, тупсасына чүпрәк ише нәрсә кыстыра. К.Миңлебаев

7) Нәрсәне дә булса ике яктан китереп кысу, кысып тоту яки кысып тоттыру. Бикбулатов нечкә бармакларына кыстырып, конверт эченнән кыска гына язылган хатны тартып чыгарды. А.Әхмәт

8) Култык астына кысып тоту. 10 әлифбамны кыстырып 1–4 сыйныфларга кердем. Мәгърифәт. Кич утырырга куенына «Йосыф–Зөләйха» я «Таһир–Зөһрә», я «Мәликә китабы»н кыстырып, Гыйльменисатти килеп җитә. М.Мәһдиев. Аны уңайлап култык астына кыстыра да суга чума. Кызыклар дөньясында

9) Култыклау, терсәгеннән тотып бару. Нечкә сыйраклы нәрсәсен култыгына кыстыра да театрына китә, бакчасына чыгып китә. Г.Ибраһимов

10) Берәр нәрсәне кемнең дә булса кулына тоттыру, бирү; биреп җибәрү. Шул арада Сираҗетдин бик кечкенә итеп бөкләнгән биш йөзлекне докторның кулына кыстыра. Г.Камал. Зәйнәпбануның әнисе: «Йөрәгең бик өзелгәндә кабып җибәрерсең» – дип, бераз эремчек кыстырган икән, аны да куйдылар. Г.Бәширов

11) Тиз генә сатып алу, юл уңаеннан, эш арасында алу. Әлфис автовокзал янындагы кибеттән тагын бер ярты кыстырып чыга. Мәдәни җомга

12) Сөйләп яки язып торганда, берәр үзенчәлекле сүз өстәп, берәр үзгә фикер әйтеп, өстәп җибәрү; берәр кеше сөйләп торганда, читтән бер сүз әйтү. – Әйе, әйе, без бит синең белән бер читтә, кабак орлыгы ашап, көлеп карап тордык, – дип кыстырды Фәрваз да. Р.Мөхәммәдиев. Бигештә күргәннәремне дә кыстырам. А.Гыйләҗев. – Икәү генә түгел, өчәү без, – дип кыстырды Нурсия. Н.Гыйматдинова

13) сөйл. Кабу, тешләү. Теш арасына кыстырырга бер кабым икмәк юк. Г.Ибраһимов

14) сөйл. Кемне яки нәрсәне дә булса исемлеккә теркәү, кертү яки берәр нәрсәгә катнаштыру. Туй-мазар була калса, Илдар, мөгаен, исемлеккә Зифаны кыстырмый калмас. Г.Гобәй

15) күч. Кирәкле­кирәксез, урынлыурынсыз җиргә китереп кую, тыгу; тыгылу. Ат аягын дагалаганда, бака ботын кыстыра. Әйтем. Рус телен дә татарчага Шүрәледәй кыстырмыш. Ш.Галиев. Әй Нурсия, Нурсия. Озын борыныңны бер кыстырасың инде. Н.Гыйматдинова

16) күч. Эләктерү, кешегә сиздермичә генә эләктереп чыгу, урлау. Беркемгә бер башак өзәргә, бер көлтә кыстырып алып кайтырга рөхсәт итмәделәр. А.Гыйләҗев. Йорттагы затлы әйберләрне куенына берәм-берәм кыстырып алып чыгып, арзан гына бәягә озата торды. Мәдәни җомга

Кыстыра башлау Кыстырырга тотыну. Күзлек сүзе чыктымы, егетләр аңа отыры бәйләнеп, мине дә кыстыра башлыйлар. Х.Сарьян. Бик яратып, якын күреп, ягымлы итеп эндәшкәндә, Хәсәнә абыстай, иреннән үрнәк алып, үзе дә «әй» ымлыгын кыстыра башлады. С.Поварисов

Кыстыра бирү Бернигә дә карамый кыстыруын дәвам итү

Кыстыра тору Мөмкинлек чыгудан файдаланып, берсе артыннан икенчесен кыстыру, әле берсен, әле икенчесен кыстыру

Кыстыра төшү Тагы да ныграк кыстыру. Карт, туңып киткәндәй, тун чабуларын тезләре арасына кыстыра төшә. Ә.Еники

Кыстырып бетерү Һәммәсен кыстыру, ахырга кадәр барысын да кыстыру Кыстырып җибәрү Ара­тирә кыстыру; кыстырырга өлгерү. Башта ул ак ромашкаларны тезә, арасына урыныурыны белән кыңгырау чәчәкләре кыстырып җибәрә. Р.Хафизова. – Габдулла әфәнде, – диде, – гармунчы мишәр килеп чыккан. Арага кыстырып җибәрерсез, шаять. И.Нуруллин. Иң азакта: «Бу төрмәне төзеткән архитекторның үзен дә утыртып куйганнар!» – дип кыстырып җибәрәләр. А.Гыйләҗев

Кыстырып йөрү Һәрвакыт үзе белән алу, үз янында йөртү

Кыстырып калу Тиз генә кыстыру, кыстырырга өлгерү

Кыстырып кую 1) Бер мәртәбә кыстыру; кыстырган хәлдә калдыру. Икенче килүемдә, ул аларны алган һәм шул урынга үзе дә бер нәрсә кыстырып куйган була. Ф.Яруллин. Ахырда ул, турая төшеп, шыгырдый-шыгырдый, кыска саплы челемен чыгарды; бик озак мыштырдап бармагы белән баса-баса, аңа тәмәке тутырды; аны тешләре арасына кыстырып куйганнан соң, тагын бераз утырды. Г.Бәширов

2) Ара­тирә, әледән­әле кыстыру. Мусаның иң сөймәгәне – фикерен тыңлап бетермәстән аны бүлдерү, белдеклеләнеп, әңгәмәнең кызуын сүрелдерерлек сүз кыстырып кую. Ф.Сафин

Кыстырып тору Даими рәвештә бертуктаусыз кыстыру

Кыстырып чыгу Бер уңайдан, рәттән кыстыру. Кайтышлый Мулла-Гөлем авылына туктап, гармун ясау остасы Мөстәкыйль абзыйсыннан култык астына унике телле, шыңгыр бакалы тальян да кыстырып чыкты. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә