КЫСТЫРГЫЧ и. 1) Юылган керне һ.б.ш.ларны бауга элгәч, җил очыртмасын өчен, бауга эләктереп, кыстырып куя торган җайланма. Керне кыстыргычлардан алырга да өлгермәде, боз яварга тотынды. Сөембикә

2) Нәрсәне дә булса кысу, кыстырып кую өчен ясалган әсбап

3) тех. Эшкәртелә торган детальне беркетеп куя торган җайланма; русчасы: тиски

4) физ. Үткәргечләрне берәр механизмга беркетү җайланмасы, клемма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә