КЫСТЫБЫЙ и. 1) Уртасыннан бөкләгән юка төче камыр җәймәсе эченә изгән бәрәңге, тары боткасы һ.б.ш.ларны салып пешерелгән ашамлык. Пристаньга кыстыбый сатарга бардым. Т.Гыйззәт. Кайбер җирдә кыстыбыйны «күзикмәк» тә диләр. Кыстыбый эченә төйгән бәрәңге, тары боткасы, төйгән киндер орлыгы, мәк һ.б. салалар. Ю.Әхмәтҗанов. – Кыстыбый пешер әле, карчык, күптәннән кыстыбый пешергәнең юк, – дип елмайды. Татарстан яшьләре

2) күч. сөйл. Туган­тумача, дусиш, фикердәш, әшнә. Нигә яклыйсың, кыстыбыйларыгыз түгелдер бит. Т.Гыйззәт

3) күч. Каяндыр килеп кергән, яңа кушылган, әле үз булырга өлгермәгән кеше. Аннан тагы, теге, яңа килгән кыстыбыйлар да һөнәрләрен күрсәтәчәкләр, ди. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә