КЫСТА’У ф. 1) Ашаргаэчәргә каткат тәкъдим итү, сорау, үтенү. Мунчадан соң чәйгә керергә дә кыстаган иде. Ш.Камал. Яңгураз кунакларын сыйланып утырырга кыстады, стаканнарына яңадан шнапс тутырып чыкты. Т.Әйди. Ул безгә сирәк булса да кергәләп йөри, аш өстенә туры килгән чаклары да була, ләкин, үтереп кыстасаң да, табынга утырмый... А.Гыйләҗев 2) Кемнең дә булса нәрсәдер эшләвен каткат сорау, үтенү. Өйгә кергәннән соң, алырга килгән егетне төрлесе төрле яклап өстен чишенергә бик нык кыстасалар да, ул чишенеп тормады. М.Гали. Сәхип картлар да моны аңлыйлар һәм Нигъмәтне күнәргә кыстыйлар. Ә.Фәйзи. Мирсәлимне үзәккә – хакимияткә күчәргә кыстадылар. Н.Гыйматдинова 3) сөйл. Ашыктыру, әйдәләү. Мине кыстый, арттан төрткәли башладылар. А.Шамов. Ә Георгий Фёдорович үтереп кыстый, дулкынланудан әтинең ирен читләре калтырый. А.Гыйләҗев Кыстап алу Тиз, кыска гына вакыт аралыгында кыстау Кыстап йөрү Бертуктаусыз, күптәннән бирле нәрсә дә булса эшләргә кыстау Кыстап карау Бераз кыстау, нинди дә булса эшкә чакырырга омтылу. Ашап туйгач, Мансур аны да уенга кыстап карады, ләкин ул баш тартты. Н.Фәттах // Бик нык кыстау. Даут аптырашта кала, аны төрлечә үгетләп, кыстап карый. Ф.Садриев Кыстап кую Аратирә кыстау. --- сәке йөзлегенә утырган җиңги сүзгә катнашмый, сүз өзелеп торган араларда гына безне ашарга-эчәргә кыстап куя. М.Әмир Кыстап тору Әледәнәле, еш кыстау; бертуктаусыз кыстау. --- өй хуҗасы буларак Нәсимә дә бертуктаусыз диярлек кыстап торды. М.ВәлиБарҗылы // Әле, сөйләү моментында кыстау. Кабат кыстап торуда мәгънә юк иде. З.Фәйзи Кыстый башлау Кыстарга тотыну. Бераздан хәзрәт Әхмәтне иске китаплар саклана торган җиргә барырга кыстый башлады. Ф.Әмирхан. Сәлим төрлечә әйтеп, Мәрданша бабайны кайтырга кыстый башлады. Г.Гобәй Кыстый төшү Тагы да кыстау; бераз кыстау |