КЫСТАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. кыстау 2) Нинди дә булса эшне каткат үтендереп, соратып кына үтәү; ялындыру. Кыстатмады, рюмкасын да бик оста тотты. Ә.Хәсәнов. [Әсма:] Я, җырла инде, нигә җырламыйсың. Мин үзем җырлый белсәм бер дә кыстатмас идем. Г.Ибраһимов. Гыйзденур чәйне кыстатып кына эчте, ипине әзәз генә кабып ашады. Р.Хәбибуллина Кыстата бирү Нәрсәне дә булса эшләргә ашыкмау, кыстатуын дәвам итү Кыстата төшү Тагын да бераз кыстату Кыстатып тору Озак кыстату; даими рәвештә кыстату. Без, билгеле, кыстатып тормадык: шәриктәшеңә кереп чәй эчеп, күңел ачып чыгу – шәкертләр өчен табигый бер низам инде ул. Ә.Еники. Карт кыстатып тормады ---. М.Хәсәнов. Килеп җитте, туктады, Бик кыстатып тормады. Д.Аппакова Кыстатып утыру Каткат үтенергә мәҗбүр итү. «Бу симез ич, мондыйны яратмыйм», – дип, киреләнеп, ашамыйча кыстатып утыра иде. Ф.Яруллин. – Эч, кыстатып утырма! – дидем. Ә.Айдар |