КЫСТАЛУ I ф. 1) Табигый ихтыяҗны канәгатьләндерәсе килү, тышка чыгасы килү. Әллә шунда күпләрнең боендырыгы тотмый, кысталалар, бәдрәф сорала. А.Гыйләҗев. Аның урамнарында кысталып-нитеп, сидек куыгың шартлап үлүең мөмкин. А.Хәлим. Малай тышка чыгарга кысталып уянды да әниләренең йокы бүлмәсенә керде. Т.Мөбарәков 2) Бала тудыру вакыты җитү, тулгак тоту. Байдек ашап туйганнан соң, хатын әйтте: «Мин бала табарга кысталып ятамын. Күрше авылда минем анам бар. Шул анамны алып килсәнә, туганым», – дип җибәрде. К.Насыйри. Римманың алар турында артык нәрсә белмәвен Фабарисов үзе дә сизеп тора бит, нигә һаман кысталган мәче кебек аның тирәсендә бөтерелә соң ул? Ф.Бәйрәмова Кысталып бару Беркадәр кысталу, табигый ихтыяҗны үтисе килү. Мирвәли, поездан төшкәннән бирле, кечкенә йомыш белән кысталып бара иде. А.Гыйләҗев Кысталып бетү Бик каты, түзеп булмаслык итеп кысталу Кысталып йөрү Әле, хәзерге вакытта күптәннән бирле кысталган булу. Үзенең дә бер дуңгызы балаларга кысталып йөри иде. Р.Төхфәтуллин Кысталып кую Кинәт кенә, көтмәгәндә кысталу Кысталып тору Даими рәвештә, һаман да кысталу |