КЫСРЫКЛЫК и. 1) Урын аз булу, тарлык. Иртән халык эшкә барганда, 485 пассажирга исәпләнгән составка 870 кеше кереп тула, иске вагоннардагы кысрыклыктан меңнәрчә кеше интегә. Мәдәни җомга 2) күч. Кысу, изү, кимсетү. Аннан соң, билгеле, реакция баскынлыгы, жандарм, урядниклар кысрыклыгы башлана. Ш.Камал |